Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түләмә чире кайтавазы


Башкортстанның Яңавыл районында быел чирле ат ите сатып байтак кешеләрне түләмә авыруына юлыктырган хатын-кызга карата җинаять эше ачыла.

Бу хакта Башкортстан прокуратурасыннан хәбәр итәләр. Исегезгә төшерәбез, быел август ае азагында Яңавыл районында себер язвасы - түләмә чирен йоктыруда шикләнелгән унбер кеше ачыкланган иде.

Башкортстанның кулланучылар хокукларын яклау оешмасы вәкилләре белдерүенчә, чир аларга түләмә вируслары булган ат итеннән эләккән. Яңавыл районының Урал авылында, бер гаиләдә атны суйганнан соң, аның итен аерым кешеләргә дә сатканнар, хуҗалык ашханәсенә дә тапшырганнар.

“Хәтта бу ит Уфага да, Казанга да җибәрергә өлгерелгән”, диде Роспотребнадзорның Башкортстан идарәсе җитәкчеләре. Авыру йоктырган кешеләр Нефтекама шәһәре хастаханәсендә дәвалану үтте. Әле алар сау-сәламәт, дип әйтелә. Шулай да, чирле мал итен саткан хатынга җинаять эше ачыла.

Башкортстанда “түләмә” чире моңа кадәр соңгы тапкыр өч ел элек республиканың Гафури районында ачыкланган иде. Ул чакта да аңардан берничә кеше зарарланып өлгерде һәм хастаханәләрдә дәвалану үтте. Әмма ул вакытта кемгә дә булса җинаять эше ачылмаган иде. Бу юлы башкаларга да акыл булсын, дип уйлаганнардыр инде.
XS
SM
MD
LG