Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә 471 мең кешедә ВИЧ бар


Русиядә СПИДка каршы көрәшкә акчаның артуына карамастан, бүгенге көндә ВИЧ вирусы йоктырган 471 мең кеше бар, дип исәпләнә. Ел башыннан бирле аларның саны 10% арткан, дип хәбәр итте Русиянең СПИДка каршы координаторы Вадим Покровский.

Иң күп зарарланганнар Мәскәү, Петербур, Иркутск, Свердлау, Самар, Чиләбе һәм Оренбур өлкәләрендә яши. Авырулар арасында хатын-кызлар саны арткан, алардан туган балалар да ВИЧ йоктырып туа. Авыруларның 80% яшьләр.

1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне. БМО мәгълүматларына караганда дөньяда 33 миллион кеше СПИД белән авырый.
XS
SM
MD
LG