Accessibility links

Багдадта АКШ белән килешүгә каршы урам җыены


Багдадта меңләгән кеше Гыйракта АКШ гаскәрләрен тагын 3 елга калдыру карарына каршы урам җыены уздырды. Чарада катнашучылар - шыгыйлар юлбашчысы Моктада әс-Садр тарафдарлары иде. Алар АКШ белән килешүнең парламенттан алынуын таләп итә.

Бүген Гыйрак парламенты икенче укылышта килешүне раслады. Тавыш бирү киләсе дүшәмбе көнне көтелә. Килешү АКШ гаскәрләренең Гыйракта 2011 елга кадәр калулары турында.
XS
SM
MD
LG