Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 17:23

Һәвәскәр математик Логман Шыхалиевның Риман гипотезасын исбатлау ысулы дөрес дип табылса, дөнья фәнендә зур үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин.

Казаннның һәвәскәр математигы Логман Шыхалиевка 1000000 доллар акча бирелерме? Студент елларында Ферма теоремасын исбатлап, шул акчага Азәрбайҗанны элеккеге советлар иленнән аерырга теләгән Логман Шыхалиев хезмәте турында бүген дөнья галимнәре сөйләшә. Әгәр 48 яшьлек һәвәскәр математикның Риман гипотезасын исбатлау ысулы дөрес дип табылса, дөнья фәнендә зур үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин.

Белорусиянең Минск шәһәрендә ноябрь башында үткән математика конференциясендә берәүгә дә билгеле булмаган Казан кешесе Логман Шыхалиев “Риман гипотезасын чишүнең бер юлы” доклады белән чыгыш ясады. Хәзер аның эшен математика фәненең иң күренекле белгечләре тикшерә. Алар аны йә дөрес дип табачак, яки инкарь итәчәк.

2000 елда Американың Clay математика институты “Миллениум” бәйгесен игълан итә. “Милениум” сүзен инглизчәдән татар теленә “меңъеллык” дип тәрҗемә ителә. Әлеге проектта җиде мәсьәлә бирелә. Шуларның берсе булып Риман гипотезасы тора. Бу гипотеза турынды галимнәр 100 елдан артык уйлана. Шуңа җиңүчегә 1000000 доллар акча вәгъдә ителә.

Риман гипотезасы үзе гади саннар серен ачарга мөмкинлек бирә. Ә бүгенге кодлаштыру системасы гади саннарга кайтып кала. Аларны китереп чыгаруның ысулы табылса, күзәтүчеләр, шул исәптән банклар эшендә дә үзгәрешләр килеп чыгарга мөмкин. Хәтта җыр сәнгате өлкәсендә дә яңа музыкаль әсәрләр тудырып булачак.

Бу хикмәтле математик кыйсса белән таныштырырга тырышып карыйм. Башта кыскача гына гади саннар турында әйтеп китик. Мәсәлән, 2, 3, 5, 7, 11, 13 һәм башкалар гади саннар рәтенә керә. Мондый саннарның төп үзенчәлеге шунда: алар бергә һәм үз-үзләренә генә бүленә. Мисал өчен, 3 санын 1-гә һәм 3-кә булып була.

Гади саннарның урнашу сере математикларның 2 мең еллар элек тә уйландырган. Эратосфен беренчеләрдән булып гади саннарны санап чыгару ысулын уйлап тапкан. Евклид исә андый саннар бик күп дип белдергән. 1859 елда алман галиме Георг Риман аның гипотезасын булдырган. Галимнең гипотезасы дөрес булуын һәвәскәр математик Логман Шыхалиев исбат итәргә алынган.

Локман Шыхалиев Әзербайҗанда туып үскән. “Тамырларымда татар каны бар. Хатыным да татар”, ди ул.

Логман әфәнде инде 22 ел Казанда яши. Кечкенәдән математика дөньясы белән кызыксынган. Логман Шыхалиевның саннар дөньясында зур үрләргә ирешәчәге мәктәптә укыганда ук чамалап булган. Җиденче сыйныфта укыганда Ферма теоремасын ачарга тырышып караган. Ә менә математика укытучылары аның артыннан өлгерә алмый торган була. Чөнки алар математиканы аңлап бетерми иде, ди Логман Шыхалиев. Шуңа дәресләргә дә кертми калдырганнары да булган. Көндәлегенә дүртлеләр дә төшә торган була.

“Һәркемнең үзенең яраткан шөгыле була. Кешеләр төрлечә ял итә. Мин исә буш вакытымда математика белән мавыгам. Эшләгән эшләрем бик күп. Аларны беркайчан да җыентык итеп чыгарганым булмады. Хәзер китап итеп дөньяга чыгарырга уйлыйм”, ди Шыхалиев.

Логман Шыхалиев яшьлек елларыннан ук танылган математика белгече булырга хыялланган. Ферма теоремасын исбатлап, шуның өчен күп итеп акча алып Әзербайҗанны Советлар иленнән аерырга теләгән.

“Совет хакимияте миңа беркайчан да ошамады. Шуңа күрә кайберәүләр төрмәгә дә утыртмакчы иде”, дип искә ала ул.
Шушы формуланы исбатлау өчен ярты ел вакыт узган

Риман гипотезасын өйрәнүгә һәвәскәр математик дүрт ел гомерен багышлаган. Ә гипотезаны исбатлауга алты ай вакыт киткән. Логман Шыхалиев 1000000 доллар акчаны бирерләр дип уйлый. "Чөнки американнар ялганлый торган халык түгел. Әгәр дә 1000000 доллар акча бирсәләр, бер өлешен мохтаҗ кешеләргә бирер идем", ди Логман әфәнде.

Мәктәптә укыганда, Логманны математика укытучылары кайвакыт дәрескә кертмәгәннәр. Чөнки ул мәсәләләрне үзенчә чишеп, укыту, тәрбияләү эшен болгатып җибәрергә мөмкин булган. Бу юлы дөньяның математика белгечләре Логманның ачышын танырлармы? Монысы хәзергә билгесез.

XS
SM
MD
LG