Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия: Алинекен Вәлигә, Вәлинекен Алигә…


Төркия ширкәтләре бөлү дәрәҗәсенә җитте. Хөкүмәт исә “Алинең кәләпүшен Вәлигә, Вәлинекен Алига кидерергә” тырыша.

Байтак илләрдә икътисад кризисы булган кебек ул Төркиядә дә һәммә кешенең тел төбеннән озак кына төшмәскә ошый. Хөкүмәт халыкны тынычландырырга тырыша, әмма монда уңыш икеле дә булуы мөмкин.

Премьер Эрдоган Халыкара Валюта Фондыннан 20 һәм 40 миллиард доллар тирәсе акча килү ихтимал дип белдерсә дә, әлегә бу вакыф белән сөйләшүләрнең төгәлләнгәне юк.
Мөгаен, җитәкчелек март аенда булачак муниципаль-җирле сайлауга хәтле халыкның күңелен күтәренке тотарга тели. Шул ук вакытта ярлыларга бушлай күмер тарату эшенә дә көч салды. Ә теге яктан хөкүмәтнең дәүләт оешмасы булган Төркия күмер оешмасына бурычы артканнан-арта бара. Табигый газга да бәяләр күтәрелде. Чөнки башта Әнкара шәһәр идарәсе газ тарату ширкәте “Tofaş”ка бурычларын түләмәде. Шул сәбәпле ширкәт бөлү дәрәҗәсенә җитте. Төрекләрчә әйтсәк, хөкүмәт “Алинең кәләпүшен Вәлигә, Вәлинекен Алига кидерергә” тырыша.

Статистик күрсәткечләр икътисадның җитди кризис эчендә булуын күрсәтә. Бу атнада Төркия статистика оешмасы игълан иткән саннарына күренгәнчә, үткән ел белән чагыштырганда эшсезләр саны 207 меңгә арткан. Шулай итеп эшсезләр 9,8% үскән. Шуңа күрә, илдә өч миллион эшсез кеше бар. Болар рәсми саннар. Ә рәсми саннарга теркәлмәгәннәр белән эшсезләр саны 5 миллионга җитә дип белдерүчеләр дә бар.

Истанбул биржасында акцияләре алып-сатылган 231 ширкәтнең соңгы тугыз айдагы отышлары игълан ителде. Асылда бу саннар кризисның әлегә чынлап торып башланмаганын күрсәтә. Шуңа күрә, 58 ширкәт зыян күргән. Ягъни үткән елдагыдан кимрәк табыш алган. Биржадагы акцияләр исә, 21 мең баллга төште. Ел башында бу 35-40 мең балл тирәсе иде. Теге яктан исә чит ил валюталары- доллар белән евроның бәяләре күтәрелә. Долларның бәясе 23 ноябрьде 1.70-кә хәтле күтәрелде. Бер ай элек кенә 1,25 иде. Икътисадчылар төрле тәкъдимнәр кертәләр. Күбесе хөкүмәт тизрәк чаралар күрсен дигән фикердә.

Төркиянең иң зур холдингы “Коч” рәисе Раһми Коч, “Дөньядагы кризис безгә дә киләчәк. Үткән атнада “FIAT” ширкәте, безнең “Tofaş” автозаводына 5 мең машина әзерләгез дигән күрсәтмәсеннән ваз кичте”, дип белдерде.

Ул аеруча ширкәтләрнең кредит табуда кыенлыкларга дучар булуына басым ясады. Хөкүмәтнең базарга акча чыгарырга тиешлеген әйтте. Бу уңайдан бер кеше болай дип сөйләнә. “Төркиядә 2020-нче елда Италия дәрәҗәсенә күтәреләчәкбез дип сөйләнә. Менә патша минем дөяне сөйләргә өйрәткәнгә бер букча алтын бирәм, әмма сөйләтә алмаса башын кисәм дигән. Берәү мин сөйләтермен, тик шартларым бар. Ун ел мөддәт һәм акчаны алдан бирегез ди. Аңардан дөяне ничек сөйләтесең соң дип сораганнар. Ул да ун елда я мин, я дөя, я исә патша үлер дигән”. Кыскасы, Төркиянең хөкүмәтенең вәгъдәләре шушы мәзәккә охшый.
XS
SM
MD
LG