Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд Гарәбстаны Мәскәүдә мәчет төзергә тели


Җир бүлеп бирелсә, Мәскәүдә мәдәни үзәге белән бергә яңа мәчет барлыкка килергә мөмкин.

Русиянең мөфтиләр шурасы белдерүенә караганда, Согуд Гарәбстаны патшасы Мәскәүдә мәчет һәм ислам мәдәни үзәген төзү тәгъдиме белән чыккан.

Мәскәүдә бүгенге көндә 6 мәчет эшләп килә. Шуларның икесе- Отрадный метросы янында. Иран илчелеге тарафыннан төзелгәне - шыгыйлар мәчете булса, калган дүртесе сөнниләр мәчете. Кайбер мәгълүматләргә караганда, Мәскәүдә мөселманнар саны Мәккәгә караганда да күбрәк икән. Ягъни хәзерге вакытта Русия башкаласында бер миллион ярым мөселман яши дип исәпләнә. Бүгенге көндә Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә зурайтып төзү эшләре бара.

Ә инде Согуд Гарәбстанының Мәскәүдә өр-яңа мәчет һәм ислам мәдәни үзәген төзү турындагы тәгъдименә Русия хөкүмәте нәрсә дип җавап бирер, анысы әле бүгенге көнгә билегеле түгел. Ә менә “Проваслав берлеге гражданнары” дигән оешма, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең киңәйтеп төзелүенә, манараларының 80 метр югарылыкта булуына каршылык белдереп, Мәскәү мэры Юрий Лужковка хат юллаган икән. Мәчетне киңәйтеп төзергә үзе фәрман биргән Юрий Лужков бу тарафтан үз фикеренә үзе каршы килмәс дип ышанырга кала.

Ә инде Согуд Гарәбстаны патшасының Мәскәүдә мәчет һәм ислам мәдәни үзәге төзергә дигән тәкъдимен Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә Согуд Гарәбстанының Русиядәге илчесе Али Хасан Җәфәр җиткергән. Согуд Гарәбстаны патшасы андый мәчетләрне Париж, Вашингтон, Лондон кебек шәһәрләрдә дә төзеткән икән инде. Русия мөфтиләр шурасында тышкы эшләр департаменты җитәкчесе Рушат хәзрәт Әббәсов, мәчет төзү тәгъдимен Согуд Гарәбстаны илчелеге Русиянең тышкы эшләр министрлыгына җиткергән, дип белдерде.

Берзаман Әбделвахит Ниязов җитәкчелегендәге Ислам мәдәни үзәге мәчет һәм комплекс төзергә җыенуы турында сөйләгәннәр иде. Бу шул ук эшләр турындамы, әллә башкамы дигән сорауга Рушан хәзрәт: “Бу бөтенләй башка, бу тәгъдим алар тарафыннан ясалды”, диде.

“Сезненеңчә, Согуд Гарәбстаны ул мәчетне үзләренчәме, әллә Русия мәчетләренә хас булган шәкелдә төзиячәкме. Чөнки Русия мәчетләрендә манарадагы айның куелышы Согуд Гарәбстанына караганда күпкә аерыла бит” дигән сорау Рушан хәзрәт болай дип җавап бирде:

“Мәчет һәм ислам мәдәни үзәге төзелгәннән соң Мөфтиләр шурасы карамагына тапшырылырга тиеш. Анда читтән килгән түгел, үзебезнең имамнар эшләячәк. Һәм мәчет төзелеше дә Русия мәчетләре архитектурасына туры киләчәк дип уйлыйбыз. Чөнки алар барысы да безнең белән киңәшеп эшләнәчәк , диде Рушан хәзрәт.
XS
SM
MD
LG