Accessibility links

Кайнар хәбәр

Асадуллаев йорты тирәсендә гауга


Мәскәү татарлары үзләренең мәдәни үзәге булган Асадуллаев йортыннан колак кагырга мөмкин.

1913 елда сәүдәгәр Асадуллаев һәм Мәскәү мөселманнары акчасына төзелгән бу йортны биш ел элек Мәскәү татарларына кайтарылган иде. Ул вакытта Асадуллаев йортына Мәскәү мэры Юрий Лужков һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев та килгән иде. Документларга караганда, бу йорт татарларга вакытлыча кулланышка дип бирелгән булган. Һәм аның Мәскәү мэриясе карамаганыда түгел, Русия президенты аппараты җаваплылыгындагы бина булуы да ачыкланды. Мәдәни үзәктә эшләүчеләрнең әйтүенә караганда, соңгы вакытта Русия президенты аппаратыннан күп төрле комиссияләр мәдәни үзәкне тикшереп, бу бина максатчыл кулланмый дигән нәтиҗә ясаганнар. Һәм якын киләчәктә аны бушатуны сораулары да ихтимал.

Дөресен әйткәндә, бу бина бүлмәләрен 20-дән артык ширкәт арендага алып куллана. Тышкы эшләр министрлыгы каршында сәркатипләр әзерли торган көллияткә яңа бина төзеп бирсәләр дә,( 60 ел буе бу бина алар кулында иде) аларның күпчелек дәресләре әле һаман да Асадуллаев йортында уза. Бигрәк тә шимбә- якшәмбе көннәрендә түгәрәкләр эшли торган вакытта иң яхшы җиһазландырылган бүлмәләрдә инглиз теле өйрәнәләр, дәресләре уза. Биш ел эчендә татар теле кабинеты да булдырылмады. Җыр-бию түгәрәкләрен дә үз теләкләре белән, шул ук мәдәни үзәк хезмәткәрләре алып бара. Ул эшләре өчен аерым хезмәт хакы каралмаган.

Әлбәттә, җитәкчеләрнең әйтүенә караганда, коммуналь хезмәт - ут, су, җылылык өчен дә мәдәни үзәк үзе түли. Ул акчаларны бары тик аренда аша гына табып була диләр. 22 ноябрьдә мили-мәдәни мохтарият үзенең хисап-сайлау җыелышын уздырырга тиеш иде. Хәзер инде ул конференцияне ел башына калдырып, бу көнгә гадәттән тыш конференция билгеләнгән, Шимбә көнне халык җыелып, йортның язмышын хәл итәчәк. Ләкин президент карамагында булган бинаның язмышын халык кына хәл итә алырмы? Бу хакта без “Ватан” партиясе рәисе Мөхәммәт Миначев белән сөйләштек. Ул инде гомере буе Мәскәү татар мәнфәгатен кайгыртып йөргән кеше. Шул ук вакытта Миначев милли мәдәни мохторият шурасы әгъзәсе түгел. Ләкин 22 ноябрьдә булачак җыелышка ул да киләчәк.

Бу – татарлар йорты язмышын хәл иткәндә халык бердәм булырга тиеш, дип саный ул. Тик нигә соң биш ел буе бу йортның татарларга вакытлыча гына бирелүе сер булып торган, нигә соң аны халык белмәгән дигән сорауны да куя Мөхәммәт Миначев. Биш ел эчендә мәдәни үзәк җитәкчеләре бу проблеманы хәл итәр өчен күптән халык белән киңәшергә тиеш иде, дип саный ул.

Шулай итеп, Мөхәммәт Миначев йортны коткарыр өчен барлык халык күтәрелергә тиеш дип саный. 22 ноябрьдә булачак гадәттән тыш конференция нинди нәтиҗә чыгарыр һәм йортны үзләренә алырга теләгән президент аппараты моңар ничек карар, бу хакта хәбәр итәрбез.
XS
SM
MD
LG