Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:26

1930 еллар башында Украинада зур ачлык нәтиҗәсендә миллионлаган кеше үлде. Украинада бүген тарихның бу дәхшәтле сәхифәсен искә алдылар.

Киндрат әфәнде Мурзак элекке Совет Украинасында булган Сарны авылында 1925 елда туган. Зур ачлык килгәндә аңа бары тик 7 яшь тулган булган. Әле бала булганына карамастан ул көннәрне ул кичәгедәй яхшы хәтерли.

“1933 елны, хәтерлим, күрше апа үзенең ике баласын ашады, 7 яшьлек малае белән 6 яшьлек кызын. Бер тапкыр безгә дәү әниебез кунакка килгәч, ул шул хатынның мине чакырганын ишеткән, Киндрат, кил, конфит бирәм дигән. Әнием белән дәү әнием мине аның өенә барудан тотып калган. Аннары бер тапкыр без аның мичендә сөякләр күрдек. Тагын бер күршебез, Якив, авыл шурасыннан кешеләрне чакырып аларга шул хатынның мичендә кемнеңдер баш сөякләрен күрсәткән, аннан итләре кырып алынган булган. Шуннан соң ул хатынны авылдан алып киттеләр. Кеше ашаучы башка гаиләләр дә булды авылда. Безнең якта халыкның яртысы үлеп бетте.”

Украиннар бүген үз тарихларындагы иң дәхшәтле сәхифәләренең берсен, Һолодомор, ягъни 1932-33 еллардагы зур ачлыкны искә ала.

Сталин башлаткан колхозлаштыру нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы бөлгенлеккә төшеп Советлар Берлегендә барлыгы 14 миллионнап кеше ачтан үлде. Корбаннарның күбесе илнең икмәк иң күп үскән ягында, Украинада булды. Авыл хуҗалыгында җитештерелгән барлык уңышны Совет хакимиятләре тартып алды. Украинада ачлыктан 3-10 миллион кеше үлде. Аларның өчтән бер өлеше балалар булды.

Совет заманында фаҗиганең зурлыгы яшерелеп килде. Украина һәм Советлар Берлегенең башка республикалары 1991 елда бәйсезлек яулаганнан соң гына чынбарлык турында билгеле була башлады.

Хәзер рәсми һәм иҗтимагый даирәләр халыкара җәмәгатьчелекне зур ачлыкны Украина халкына каршы геноцид булганын танырга чакыра. 2006 елда Украина парламенты ачлыкны геноцид дип таныган канун кабул итте.

Ющенко Харьковта ачлык корбаннарына һәйкәл ачты

“1932-33 еллар фаҗигасе – тарихыбызның күңелсез сәхифәләренең берсе. Без аннан сабак ала алабыз. Шуңа күрә, Украина укучыларына мөрәҗәгать итәм, үз гаиләләрегезнең тарихын өйрәнегез. Әби-бабаларыгыз ничек үлгән? Алар 1932-33 елларда ничек яшәгән? Халкыбыз ул авырлыклардан җиңүче булып чыкты. Без күп җафа чиктек, әмма җиңеп чыктык,” дип сөйләде Украина президенты Виктор Ющенко Харьков шәһәрендә мәктәптә булган очрашуда.

Әмма бөтен илләр дә Украинаның рәсми карашын хупламый. Русия, зур ачлык Украинага гына түгел, Советлар Берлегенең башка республикаларына да зур зыян салды, дип саный. Дәүләт Думасы быел зур ачлыкны геноцид дип танымау турында канун кабул итте.

Ел саен Украина Һолодоморны искә алганда Киев белән Мәскәү арасында каршылыклар чыга. Узган атнада Русия президенты Дмитрий Медведев, Украинаны ачлык еллары турында мәгълүматны күпертеп күрсәтүдә гаепләде.

Ющенко җавап итеп, Медведевның матәм чараларында катнашудан баш тартуын тәнкыйтъләде.

Зур ачлыкның украин халкына каршы геноцид дип 14 ил таныды. БМО, Европа Парламенты, Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы ачлыкны кискен гаепләп чыкты,әмма аны геноцид дип атамады.

Бүген Киевта Һолодомор корбаннарына һәйкәл ачылды, чиркәүләрдә рухларына дога кылынды. Башкалада шулай ук тарихның бу чорына багышланган халыкара җыен ачылды. Анда 40лап ил вәкиле катнаша.

XS
SM
MD
LG