Accessibility links

Мәскәүдә оппозиция яңа оешманың конференциясен уздыра


Мәскәүдә “Солидарность” дип аталган яңа оппозиция оешмасының төбәк конференциясе уза. Анда 350 катнашучы теркәлгән. Көн тәртибендә - хәрәкәтнең сәяси һәм икътисади программасы турында сөйләшү, 13 декабрьгә планлаштырылган Русия демократик көчләр корылтаена вәкилләр сайлау каралган.

“Солидарность”ны Гарри Каспаров, Борис Немцов, Никита Белых, Максим Резник, Илья Яшин, Денис Билунов кебек танылган сәясәтчеләр оештыра. Аның төбәк конференцяиләре инде Омски, Воронеж, Томски, Ярославль, Көньяк-Сахалин, Чиләбе, Дондагы Ростов һәм башка шәһәрләрдә узды.

XS
SM
MD
LG