Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:44

Студентның санагы булса да, трафикка акчасы җитмәскә мөмкин. Мөмкин булганда алар салоннан, өеннән, кесә телефоныннан керә.

Нияз Сабирҗанов Татар дәүләт һуманитар педагогика университеты студенты. Әмма “гадәти” студент түгел, “Ватаным Татарстан” һәм “Кәеф ничек?”, “Безнең гәҗит”тә язмалары чыга. Пәрәвездәге интернет форумнарда татарча фикерләр дә язып калдыра.


Яңа гына тоташтырган

Нияз бер ел элек интернетка керә башлаган. Бүген өйдән керәм ди, яңа гына тоташтырганга бәясен әйтә алмады. Хәер, Казанда интернетны кулланучыларның шактые “Летай” яки “Дом.ру” куйган тарифлар- 500, 450 сум белән керә. Нияз өеннән тоташканчы Казан үзәгендәге “Таттелеком” салонына йөргән. Андагы бәяне дә "сәгатенә 20-25 сум-мазар” дип хәтерли. Элегрәк кергән күрәсең, иң уңайлы һәм арзанлы бу салонда да бәяләр берничә ай элек алышынды. Бу җәйдә бер сәгате төнлә 26 сум, көндезен 32 сум 40 тиен булды. Бүген исә тәүлек буе бер сәгате 36 сум тора. Ә Нияз салондагы бәядән битәр, андагы рухка игътибар иткән. “Шул салонга әллә кемнәр килә. Билгеле татар галимнәрен дә шунда күрәм. Татарстан кунаклары да шунда керә”, ди ул. Ник керәләр? Уңайлы бит, шәһәр үзәгендә, университетлар шул тирәдә.

Татарстандагы “общакта” юк

Ул укый торган ТДҺПУ тулай торакларында исә интернет юк икән. Нияз үзенчә аклану да тапкан инде. “Бар кеше дә Татарстан хисабыннан интернетка керә башласа, ни булыр? Үз хисапларыннан керсеннәр”, ди ул. Акыллырак яки әрсезрәк, баерак булган студентлар исә ноутбугын кесә телефонына тоташтырып пәрәвезгә керә ала икән.

Юк, дип тормыйлар

Ә Ниязның башка уку йортында укучы танышлары- журналист кыз Эльвира Фатыйхова (КДУ) һәм веб-мастер Илдар Хөсәенов (КДМСА) та шул юлны сайлаган. Алар интернетка үз санакларыннан керә. Хөсәенов үзенә күрә бер оста, ике елдан артык инде кесә телефоны аша тоташып эшли. Фатыйховага да кесә телефонын бер дусты тоташтырып биргән. "Моның өчен телефон аппаратының яңарак версиясы һәм блютоз кирәк", ди ул. "Мегафон" яки "Биллайн" телефон ширкәтләре тоташу өчен аерым түләүләрен кертә.

Бушлай Wi-Fi "Макдональдс"та

Кафелар менюга өстәп бушлай WiFi бирә.

КДУ укучылары рәхәттә- кул санагын күтәреп укырга килсә, аңа бина эчендә бушлай Wi-Fi да бар әле. Казандагы кайбер кафеларда да бушлай интернет бар. Моның өчен аларда Wi-Fi дигән программа дулкыннарын таратучы аппарат куела. Шундый аппарат "Казан" милли мәдәни үзәгендә дә буфет янында эленеп тора. Тик без кабызып караганда ул тотмады. "Шоколадница" кебек шәһәр үзәгендәге кафеда да бар. Элеккеге "Әкият", бүгенге "Сказка" кафесы артында Латин Америкасына багышлап кафе ачылды. Анда да Wi-Fi бар. Шулай да аеруча "Макдональдс" кафесын үз итәләр. Анда пәрәвезгә тоташу өчен фәлән сумга ашарга яки эчәргә алуны шарт итеп куймыйлар икән. Ә чит илдә булып кайткан студентлар исә Wi-Fi ның бик еш очравын, вокзалларда да, иҗтимагый урыннарда да булуын әйтә. Үзе бай, интернеты арзан булган Мәскәүдә дә киң таралган ул. Студентлар шундый көн Казанга да бер килер дип көтә.

Ижауда интернет һәр бүлмәдә

Ә менә Удмуртиядә башка вәзгыять. Удмурт технология университеты - гади генә бер югары уку йорты. Шулай булуга карамастан, Ижаудагы тулай торакта тәүлек буе бушлай интернет эшли. Искергән санактан да, яңа ноутбуктан да үз бүлмәләрендә бертиенсезгә тоташып утыралар. Ижау, Самара, Мәскәүдәге, чит илдәге татар яшьләре белән аралашалар. Экология бүлегендә укучы татарстанлы Диләрә Сабирова да пәрәвездән “чыкмый”. “Vkontakte.ru”, “Odnoklassniki.ru”, “Bulmas.ru”да утыру удмурт башкаласындагы татар өчен сагыз чәйнәү кебек гадәти нәрсә, мөгаен. Казанга укырга киткән дуслары белән виртуаль аралашу сирәк татыганга бераз ямансу да. Казандагылары тулай тораклардан пәрәвезгә керә алмыйча зар-интизар булып утыра.

Тулай торакта салоннар

Шулай да Татарстан башкаласындагы технология яки төзелеш университетлары, КДУ тулай торакларында салоннар бар икән. Тик сыйфатлары ташка үлчим, яки даими тукталып тора, ди студентлар. Әйтик КДУның икенче тулай торагындагысы бер ел чамасы эшләгән дә туктап торган. Үзен Русиядә “өченче” дип атаучы уку йортында китапханәдә интернетка бушлай кереп була. "Халява"га Сорос бабай КДУ халкын узган гасырда ук өйрәткән иде инде. Шул гадәт дәвам итә икән. Тик аны кулланучылар арасында татар телле кешеләр аз булуы күренә. Сораштырган татар телле укучылар арасында бушлай пәрәвез барлыгын белмәүчеләр дә бар. Кайгылары башка аларның. Дәрестә утыру, өй эшләрен тапшыру, китап уку, киләсе ялда авылга кайтып каз сую хәстәрен күрү белән мәшгульләр.

Санагы да булмаганнар

Мәскәүдәге Wi-Fi таксофон. Аны тоташтыру өчен Мәскәү шәһәр телефон станциясенә чыбык кирәк булмаган.

КДУда бу техноген чорда интернетка кереп карамаган студентлар та бар. “Авыл мәктәбендә бар иде. Укытучы абый үзе кереп карый иде, Монда да минем мөмкинлек юк”, дип сөйли үз санагы да, тоташкан интернеты да булмаган бер КДУ талибәсе.

Татылмаган ләззәт

Санак алырга ата-аналары акча бирсә дә, Казандагы яки авылдагы веб-трафикка түләргә мөмкинлекләре җитми. “Татарстанда интернет башка җирләрдән кыйммәтрәк. Әйтик, Мәскәүдә керү өч-дүрт мәртәбә арзанрак”, дип сөйли Нияз Сабирҗанов. Шуңа күрә ул веб-аралашу ләззәтен татымаган танышларына аптырамый.

Киләчәккә өмете бар

Сабирҗанов үзе исә интернетны, аеруча Татнетны үз итә. Татарча сайтларны күзәтеп бара. Моның өчен ул кыска юл тапкан: даими рәвештә "Пәрәвез" шәлкеменә кереп яңалыкларны күзәтә. Әтнә районы Мәңгәр авылыннан чыккан егет, башка авылларның пәрәвезгә чыгуына сокланып карый. "Кайбер авылларында сайтлар бар. Әйтик Балык Бистәсендәге Яншык авылы сайты миңа ошый. Ә безнең авылның веб-сәхифәсе әлегә юк”, ди Нияз Сабирҗанов. Кукмара, Балтач районнарында аралашу сайтлары бар. “Әлегә Әтнәнеке юк. Якташлар җәмгыяте киләчәктә ясар дип өметләнәм”, ди Нияз. Гомумән, киләчәк сүзен ул еш куллана. “Киләчәктә татар интернеты да зур үсеш алыр дип уйлыйм. Карагыз, бер елда гына да бит күпме татар сайты пәйдә булды”, ди ул.

XS
SM
MD
LG