Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО вәкилләре Әфганстанны тикшерә


БМО Иминлек шурасы вәкилләре дистәләрчә ел дәвам иткән сугышлардан җимерелгән Әфганстанда иминлек урнаштыру һәм төзекләндерү тырышлыкларын бәяләү өчен Кабулга килде.

Иминлек шурасындагы 15 әгъзаның илчеләре һәм вәкилләре Әфганстанда 3 көн булып президент Хәмит Карзаи һәм башка җитәкчеләр белән очрашачак.

Сентябрь аенда Иминлек шурасына тапшырылган хисапта Әфганстанда иминлек һәм һуманитар вәзгыятьнең нык кына начараюы әйтелгән иде.
XS
SM
MD
LG