Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 17:43

Күптән түгел генә Анкарада “Тетрагон” китап нәшриате тарафыннан “Егерме беренче йөздә Идел-Урал” исемле мәкаләләр җыентыгы нәшер ителде.

Аның төзүчесе Садри Мәксудинең оныгы Гөнүл Пултар. Мәкаләләр җыентыгы 433 биттән тора. Җыентыкта уналты мәкалә урнашкан. Бу мәкаләләр Гөнүл Пултар тарафыннан 2004-нче елның февралендә Анкара Билкент университетында оештырылган “Идел-Урал тикшеренүләре” исемле симпозиумда ясалган чыгышлардан тора.

Җыентык Госманлы тарихи буенча атаклы галим Һалил Иналҗыкның “Казан ханлыгы нигә җимерелде?” дигән мәкаләсе белән башлана. Артыннан шулай ук атаклы татар телчесе Мирфатих Зәкиевнең “Идел-Урал төркиләренең этник тарихы”, Һатиҗе Ширин Усәрнең “Этнолингвистик яктан Болгар-Чуваш һәм Болгар-Татар теорияләре”, Ильяс Камаловның “Татар һәм Алтын Урда исемнәре турында” дигән мәкаләсе, Әминә Гүрсой Наскалинең “Совет чорында Идел-Уралда исемнәр һәм исем бирү методикасы”, Мостафа Өнәрнең “Милли аң булдыруда сүзлек: Җәмал Вәлиди белән Үзбәк Байчура”, Азадә-Айшә Рорлиҗнең “Милли аң һәм коллектив аң: Сөембикә”, Тимур Козиревнең “Милләтне булдыру һәм диаспорада татар милли аңы”, Надир Дәүләтнең “Мәскәү белән Казан арасындагы көрәш һәм моның Татарстанда демократиянең тәрәккыятенә тәэсире”, Ләйсән Шаһинның “Империя һәм милли азчылыклар проблемасы эчендә татар-башкорт мөнәсәбәтләре”, Али Акышның “Евразия һәм Идел-Урал дәгъвасы”, Айшән Услу Байрамлының “Татар романында хатын: үрнәктән идеализмга”, Гөнүл Пултарның “Егерменче йөздә хыял белән чынбарлык: Исхакыйның “Өйгә таба”сы белән Мөхәммәдиевнең “Сират Күпере”, Мәртхан Дүндарның “Инглиз документларында Садри Максуди Арсал һәм Русия Мөселманнарыныŋ иреклек тырышлыкларын санга сукмау” һәм иң соңгы Җамилла Дәүләтшин-Линдернең “Алман сәясәте, пантуранизм һәм Төрек чит ил политикасы: Икенче дөнья сугышы вакытында Алманиядәге Төрки Совет хәрби әсирләре” исемле мәкаләләре урын алган.

Китапның тышлыгына Сөембикә манарасы белән Кол Шәриф мәчете балкып торган бер фоторәсем урнаштырылган. Китапның арткы тышлыгында исә “Русия федерациясе 2008 елның август аенда Грузиядәге ике автаном республиканың бәйсезлеген яклау максаты белән хәрби көчләрен җибәргәч, күзләр Русиянең үз эчендәге автаном республикаларга төбәлде”, дип язылган.

Менә бу җыентыкта татар-башкортларның тарихы, мәдәнияте һәм үткәннән бүгенге сәяси вәзгыятенә кагылган байтак материал бар. Шул ягы белән бу әсәр Идел-Урал белән кызыксынучы һәм кызыксыначак төрек укучусына тәфсилле мәгълүмат бирәчәк.

Гөнүл Пултар җыентыкның керешен байтак озын тоткан, шушы кереш җыентыктагы 16 мәкаләнең сигезеннән озынрак. Шулай итеп ул Төркиядә Идел-Урал турында башкарылган фәнни активлыкларның 2003-нче елдан соңгы өлешенә аңлатма бирә. Китапның тәкъдим өлешен Хәлил Иналҗык кебек чыгышы белән Кырым татары булган профессор Кәмал Карпат язган.

Урнаштырылган мәкаләләр арасында татарлардан тыш, яшь төрек белгечләренең дә булуы татар-башкорт мәсьәләсенә Төркиядә дә кызыксынуның артуын күрсәтә. Димәк, татар-башкортлар Төркия фәнни даирәләрендә таныла башлады. Бу шатлыклы бер тәрәккыять. Бу җыентык рус, татар яки инглиз телләрендә дә басылса, киңрәк укучыга барып җитәр иде.

XS
SM
MD
LG