Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:22

Театр әһелләре “Мещане”дәге Тетеревне уйнарга тиеш булган Идрис Мәсгутов турында әнә шулай дип әйтә. Камал театры Мәсгутовны соңгы юлга озатты.

Кемдер үзенең чын уенын гомере буе көтә. Театр әһелләре менә-менә табадан төшәчәк Максим Горкиның “Мещане” әсәре нигезендә әзерләнгән “Өзелгән өмет” спектаклендә Идрис Мәсгутов төп ролләрнең берсен- Тетеревне башкарырга тиеш иде, дип авыр сулап куя…
“Безнең труппа көчле, актерлар да җитәрлек. Ләкин шулай да, сәхнәдә дә, тамашачының күңелендә дә Идриснең үз урыны бар иде... “Мещаннар”да бик зур һәм җаваплы Тетерев роле булырга тиеш иде. Фәлсәфи роль… Андый рольне актер гомер буе көтә. Кызганычка каршы, ничектер өзелде”, ди Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. Камалда яңа әсәрне Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллин куярга тиеш булган.
Идрис Мәсгутовның яшь драматург Илгиз Зәйниевнең “Люстра” спектаклендәге зур булмаган уенын да театр белгечләре кабатланмас үзенчәлекле ачыш буларак бәяләгән иде. Ул анда милиция хезмәткәре Зәйнулланы башкарды.
“Gо! Баламишкин” Камал театрында бара торган яңа әсәрләрнең берсе. Театр артистлары Идрис Мәсгутов Хәмзә ролен шулкадәр табигый һәм җиренә җиткереп ачкан иде дип искә ала.
Камал театрында 6 декабрьгә планлаштырылган 60 яшьлегендә дә “Gо! Баламишкин” куелырга тиеш булган. Идрис Мәсгутов шушы араларда бу спектакльне Чистай якларына- туган җиренә дә алып кайтып күрсәтергә теләгән.
Камалга килгәнче, Идрис Мәсгутов Әлмәт театрында уйнаган. Анда гел баш рольләрне генә башкарып, халык бик яраткан артист була ул. Камал театрында булачак бәйрәм тамашасында да Идрис Мәсгутов Әлмәт театры артистларының да килүен бик теләгән иде, дип искә ала сәхнәдәшләре.
“Бик талантлы артист иде. Кызганычка каршы Казанга килгәннән соң, ул әзерәк югалып калды. Нишләптер, бик зур рольләр дә бирмәделәр. Ышанмадылармы… Ләкин Идрис үзенең кыяфәте, тотышы белән гаҗәеп олпат кеше иде. Бездә хәзер андый, Камал III, Зәйни Солтановлар кебек, баһадир артистлар юк. Ничектер менә аңа театрда бөтен халыкка билгеле булырлык рольләр эләкмәде.
Талантлы артист ул. Гәүдәсе, тавышы… Мин аны дөрес үк файдаланып бетмәделәр дип уйлыйм мин. Аны күп уйнатырга мөмкин иде. Театрга бик кирәкле артист иде”, ди күренекле артист Ринат Таҗетдинов.
Кәбисә елны кеше гомеренә бик кырыс диләр. Камал театрыннан соңгы вакытта Наил Әюпов, Рәсим Сәләхов, Дүсил Касимов һәм менә Идрис Мәсгутов та китеп барды. “Быел шундыерак ел булгандыр дип уйлыйм. Бу безнең театрга гына кагыла дип әйтмәс идем. Әмма театрда күбрәк булды нишләптер”, ди Ринат Таҗетдинов.
Татарстанның атказанган артисты Идрис Мәсгутов 1948 елның 12 ноябрендә Татарстанның Чистай районы Гаделшә авылында туа. 1974 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Башта 1986 елга кадәр Әлмәт татар дәүләт драма театрында эшли. 1986 елны Камал театрына күчә. 35 елга якын сәхнә гомерендә күпсанлы образлар иҗат итә.

XS
SM
MD
LG