Accessibility links

Кайнар хәбәр

Диваев Башкортстан вице-премьеры итеп билгеләнде


Башкортстан президенты Мортаза Рәхимов республиканың элекке эчке эшләр министры Рафаиль Диваевны премьер-министр урынбасары итеп билгеләде.

20 октябрьдә Русия президенты Дмитрий Медведев милиция генерал-лейтенанты Диваевны эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегеннән алган иде.

Кеше хокукларын яклаучылар Диваевны милициядәге коррупция һәм кеше хокукларын бозулар өчен каты тәнкыйтьләп килгән иде.
XS
SM
MD
LG