Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү-Тифлис киеренкелеге арта


Грузия якшәмбе көнне Гөлчәчәк инкыйлабының 5 еллыгын бәйрәм иткәндә Мәскәү белән Тифлис арасында киеренкелек артты.

Тифлис Көньяк Осетиядәге Русия хәрбиләрен Грузия президенты Михаил Саакашвили белән Польша президенты Лех Качинскийны озата баручы конвойга ут ачуда гаепли. Яраланучылар булмаган.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров ут ачу турындагы гаепләүне кире кагып Грузияне махсус провокация оештыруда гаепләде.

Саакашвили Русия вәхшиләрчә кылана диде.
XS
SM
MD
LG