Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хосусый нефть коелары ярдәм көтә


Татарстанда нефть табучы хосусый ширкәт хуҗалары Русия хөкүмәтеннән кризис вакытында салымны бетереп торуны, ә экспортлана торган чималга дәүләт салымын киметүне сорый.

Татарстан дигәч күпләрнең күз алдына нефть килә. Соңгы елларда республиканың икътисади яктан кызыклы төбәк буларак дөньякүләм таныла башлавына да нефтьнең үз өлеше бар. Татарстанның бюджеты, биредә башкарылган күп кенә проектлар, эш-гамәлләр дә асылда кара алтынга барып тоташа. 3 миллиард тонна нефть чыгару уен эш түгел, билгеле. Татарстанда һәр ел 32 миллион тонна нефть чыгарыла. Аның 26 тоннасы “Татнефть”кә караса, 6 миллион тонна нефтьне республиканың хосусый нефть чыгару ширкәтләре таба. Татарстанда аларның саны 30-дан артык.

Дөньяда финанс кризисы башлану белән исә, бюджеты тулаем нефтькә генә таянып торган республикалар шактый кыенлыклар кичерә башлады. Татарстанда ягулык бәясе 24 сумнан 19 төшкәч машина йөртүчеләр шатланган иде. Әмма республика җитәкчелеген бу хәл борчуга салды. Әле берничә ай элек нефтьнең мичкәсе барреле 100 доллардан артык тора иде. Хәзер исә ул 43 доллар да булып алды. Татарстанның 2009 елгы бюджетына исә нефтьнең барреле 90 доллар тирәсе итеп кертелгән. Бәяләр нык төшсә дә Татарстан җитәкчелеге артык зур куркыныч юк дип белдерә. Нефть бәясе барреле 25 долларга төшкән очракта да “Татнефть” эшли алачак, ди алар.

Аның каравы, республикадагы кечкенә хосусый нефть табу ширкәтләре хуҗалары чаң кага. Кәгазьдә кечкенә ширкәт саналсалар да, билгеле республика бюджетына шактый гына керемнәр алып килә. Алар белән дәрәҗәле түрәләр идарә итә.

Нефть өлкәсендә эшләүче хосусый эшмәкәрләрнең бүгенге көндә төп проблемалары - салымнарның югары булуы. Шунлыктан финанс кризис вакытында, нефть бәясе күтәрелгәнче, алар хөкүмәттән, федерация шурасыннан, президенттан салымны бетерүне, ә экспортлана торган чималга дәүләт салымын икеләтә киметүне сорый.

Кечкенә нефть ширкәтләре башлыклары сүзләренчә, бүгенге көндә кара алтын табу бернинди керем китерми. Алар 1 тонна нефтьне 3 мең сумга сата. Аның 2,2 мең сумы салым түләүгә китә. Өстәвенә чималны чыгару өчен тагын 1-1,5 мең сум акча кирәк икән.

Салымны вакытлыча бетерү турында әлегә бернинди дә хәбәр юк. Хөкүмәт экспорт дәүләт салымын исә, 1 декабрьдән башлап киметергә уйлый. 2008 елның көзендә ул болай да тоннасына 287 долларга төшерелгән иде. 1 декабрьдән исә, хөкүмәт карары белән дәүләт салымы 195 долларга киметеләчәк.

Татарстанда хосусый нефть чыгару ширкәтләренең хәлләре ничек? Аларга ярдәм итү йөзеннән республика хөкүмәте ниләр башкара? Гомумән, бу ширкәтләргә ярдәм итү икътисадка файда китерәме? Бу сорауга мәгариф һәм фән министры урынбасары, татар дәүләт һуманитар педагогия университетының фәнни тикшеренү институты җитәкчесе Вадим Хоменко болай җавап бирде.

“Татарстан хөкүмәте һәрвакыт хосусый нефть табу ширкәтләренә ярдәм итеп килде. Чөнки республикада табылган еллык нефтьнең биштән бер өлеше мондый ширкәтләргә туры килә. Бәлки Русия хөкүмәте өчен бу 6 миллион тонна чимал мөһим дә түгелдер, әмма Татарстан өчен ул шактый күп. Элек салымны киметү, арттыру буенча Татарстан хөкүмәтенең вәкаләтләре күбрәк иде. Шуңа күрә ул вакытта республикада мондый ширкәтләргә һәр яктан ярдәм күрсәтелеп торды. Хәзер исә, күп нәрсәне Русия хөкүмәте хәл итә. Алар хосусый нефть чыгару ширкәтләренә ни дәрәҗәдә ярдәм итәргә әзер монысы билгесез”, ди Вадим Хоменко.

Финанс кризисы никадәр куркыныч булмасын, Татарстанда хосусый нефть ширкәтләреннән баш тартырга ярамый, ди белгечләр. Чөнки хәзер ярдәм булмаса, киләчәктә республика бу нефть табу урыннарыннан коры кала ди, Вадим Хоменко.

“Безнең өчен күпме нефть чыгарылуы түгел, ә бу нефть коеларының әкерен булса да эшләүләре мөһим. Чөнки хәзер алар эшне туктата икән, анда су тула, бу коелар ябыла, киләчәктә моннан нефть чыгарып булмаячак. Табыш әз булса да, бу эш туктамасын иде. Бу мәсьәлә икътисади гына түгел, социаль яктан да бик мөһим. Әлегә ул халыкны күп кенә эш урыннары белән тәэмин итә. Кризис вакытында монысы да мөһим нәрсә”, ди Вадим Хоменко.

Шулай итеп, финанс кризисы Татарстан икътисадының нигезе булган нефтькә дә кагылды. Әлегә республикада бер генә дә хосусый нефть чыгару ширкәте ябылмаган. Белгечләр исә киләчәктә аларның саны шактыйга кимергә мөмкин, дип фаразлый.

XS
SM
MD
LG