Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама икътисад такымын игълан итте


Американың яңа сайланган президенты Барак Обама дүшәмбедә Ак Йортта үзенең яңа икътисад такымын игълан итте.

АКШның яңа сайлнанган президенты Обаманың дүшәмбедә үзенең, илдә соңгы дистә ел эчендә иң начар хәлдә калган ил икътисадын аякка бастыру максатында эшләячәк яңа икътисад такымын игълан итте. Яңа такым Обаманың 20 гыйнварда вазифага инагурация вакытына кадәр хакимияттәге эшенә керешмәсә дә, Обама аларның хәзердән ук АКШ икътисадын күтәрү өчен ике еллык икътисад программасы белән мавыгып китүен белдерде.

Обама: “Икътисад яхшырсын, кешеләр югалткан эшләренә кире кайта алсын өчен безгә алда әле күп эшләргә кирәк. Быел 1 миллион 200 мең кеше эшен югалтты. Әгәр бу турыда нәтиҗәле адымнар ясамыйбыз икән, белгечләр киләсе ел бу шартларда тагын миллионлаган кеше эшен югалтуын дәвам итәчәк дип кисәтә. Бу мәсьәләне чишү өчен ашыгыч һәм ансат чаралар юк. Ләкин илдә озын мөддәтле икътисади тотрыклык булдыру һәм кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итүдә безнең вазифага керешү көне, бу хәлгә яңа тәртип, фикер һәм яңа сулыш кертәчәк”, дип белдерде узган шимбәдә ясаган чыгышында.

Яңа финанс министры, Тимоти Гайтнер
Обама АКШ финанс министры итеп 47 яшьлек Тимоти Гайтнерны сайлады дигән хәбәрдән соң икътисад базарында җанлану күрелгән иде. Обама әлеге хәбәрдән бер көн соң ясаган чыгышында, икътисадтагы чайкалуның илгә ни дәрәҗә җитди тәэсир итүен болай дип телгә алган иде:

“Бу атнада булган хәл безнең хәзерге вакыттагы икътисади кризис белән ни дәрәҗәдә көрәш эчендә булуыбызны тагын бер кат исбатлады. Финанс базары һәр көнне тагын да күбрәк чайкала. Октябрь аенда өй яракларын сатып алу, узган ярты гасыр белән чагыштырганда күпкә түбән булуы күрелде. Узган ай 540.000 кешенең эшсезләр сафына басуы хәбәр ителде, бу сан соңгы 18 ел хисаплары белән чагыштырганда бик югары”.

Американ икътисадын яхшырту өчен алга сөрелгән 2 еллык икътисад планының беренче елында күбрәк чыгымнарны киметү каралыр дип фаразлана. Шулай да Обама бу турыда тәфсилле мәгълүмат бирмәде:

“Мин үземнең икътисад такымы алдына, 2011 елның гыйнвар аена кадәр 2 ярым миллион кешене эш белән тәэмин итә алачак яңа икътисади-яңару планы әзерләү вазифасын куйдым. Вазифага керешкәч имзалаячак әлеге план, безнең хәзерге проблемаларыбызга чара таба алырлык көчтә. Әлбәттә бу планны парламенттан уздыру ансат булмаячак. Моның өчен минем башта демократлар һәм републиканнар яклавын алуым шарт. Һәм мин бу ике тарафтан киләчәк белдерү һәм киңәшкә һәрдаим ачык булачак. Ләкин кризиска каршы ашыгыч чара күрүнең кирәклеге турында бер нинди бәхәс була алмый”, диде Обмама.

Обама хакимиятенең икътисадны аякка бастыру планында, урта хәлле сәүдәләр өчен салымнарны киметү белән бергә, юл, күпер салу кебек халыкка хезмәт проектлары өчен күбрәк акча аерылачак. Шул ук вакытта бу план, халыкның сатып алу көчен яңадан арттыруны да күз алдында тота. Чөнки бу адым сәүдә базарына күбрәк акча кертүгә этәргеч булачак дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG