Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия белән Русия тотрыклыгы кыл өстендә


Якшәмбе көнне Грузия “гөлчәчәк инкыйлабы”ның 5 еллыгын билгеләгән көнне Тифлис белән Мәскәү арасында киеренкелек тагын да артты.

Польша президенты Лех Качинский белән Грузия җитәкчесе Саакашвили Русия хәрбиләре карамагында булган блок постларны карарга баргач, Грузия президенты әйтүенчә, сакчылар белән алар барган машиналарга ут ачылган.

“21 гасыр окупантлары һәм басып алучыларының Грузия өчендә чикләр булдыруы “безне бик шатландырды”. Аларның безнең кунакны һәм мине күрергә шат түгеллеген аңладык - моны алар кыргый рәвештә күрсәтте”, диде Саакашвили.

Лех Качинский сакчылары белән
Тифлиска гөлчәчәк инкыйлабының 5 еллыгы танталарына килгән Польша президенты Качиньский исә ут төгәл президент машиналарына ачылганмы яисә һавага атулар булганмы төгәл әйтүе авыр, ди. Әмма шуңа да карамастан ул бу хәлләрдән соң чаралар күрергә чакырды.

“Әлбәттә Көньяк Осетия низагын бетерү өчен билгеләнгән алты шарт та үтәлде дигән ышандыруларның алай түгеллегенә бу дәлил булып тора. Мин Европа Берлеге, Кушма Штатлар, НАТО һәм Европа Берлегенә кермәгән башка илләрне бу хәлләрне истә тотарга һәм соңга калганчы берәр нәтиҗәгә килергә чакырам”, диде Качинский.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров моны Мәскәү һәм Көньяк Осетияне “каралтып” күрсәтү өчен оештырылган “провакация” дип атады.

Лавров сүзләренчә, Грузиянең нәрсәдер оештырып, аннан русларны яки осетиннарны гаепләве беренче очрак түгел.

“Польша президентын Тифлиска чакырып, аннан башка тарафка китүләре бу провакация түгелмени инде,” дип өстәде рәсми сәфәр белән Перуда булган Лавров.

Ут ачылган дип беледрелгән Ахалгори районы 7 августка кадәр Грузия җиренә карый иде. Хәзер осетиннар аны үзләренеке дип белдерә. Тифлис исә бу низагны җайга салу өчен булдырылган Медведев-Саркози планына каршы килә, ди. Чөнки анда Русия хәрбиләрен август низагына кадәр булган урыннарга чыгару күздә тотыла иде.
XS
SM
MD
LG