Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 01:18

Мәскәү татарлары мәдәни үзәк бинасы өчен көрәшә. Аларны бинаны тартып алу куркынычы борчый.

22 ноябрдә Мәскәү милли-мәдәни мохтарияте чираттан тыш конференция үткәрде. Мохтарият рәисе Рәсим Акчурин бу хакта Русия президент аппаратының эшләр идарәсеннән 17 ноябрьдә килгән хатны укып таныштырды. Ул хатта 2008 елның 20 нояберендә татар мили-мәдәни үзәге урнашкан йортның түләүсез файдалануга бирелгән мөддәте тәмамлануы язылган. “Килешүне озайту турында хәбәр бирелгән булса да, сез аны җавапсыз калдырдыгыз, хәзер инде 25 ноябрьдә акт белән ул йортны сез Русия президенты аппаратының федераль дәүләт учреждениеләре бүлегенә тапшырырга тиеш”, диелгән.

Шулай ук хатта бу йорт прездент аппраты карамагына тапшырылганнан соң, бәйге нигезендә, теләсә нинди оешмага арендага биреләчәк, диелә. Әлбәттә хат укылганнан соң бу конференциягә килгән халык ни өчен алдан хәстәрен күрмәдегез, ни өчен түләүсез аренда мөддәте вакытында озайтылмаган, дигән сорауны куйды. Ләкин Рәсим Акчурин, без андый хатны язган идек, президент эшләр идарәсеннән бу хакта алдап язалар, диде.

Биш ел элек кенә Мәскәү мэры Юрий Лужков һәм Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев катнашында тантаналы рәвештә татарларга тапшырылган йортның бары тик биш елга гына бирелгән булуын да халык беренче мәртәбә шушы очрашуда ишетте. Һәм чыгыш ясаучылар бу йорт урыны әле 1896 елда ук татар мәдәни үзәген төзәр өчен Шәмси Асадуллаев тарафыннан сатып алынганын искә төшерде. Шулай ук, революциягә кадәр татар йорты булган бина турында, революциядән соң Сталин һәм Мулланур Вахитовның бу йорт татар оешмасына бирелә дигән фәрманы хакында да документлар булганлыгы әйтелде. Бу хакта язучы Ренат Мөхәмәдиев, Солтангалиев хакында китабымны язган вакытта ул заман документларын өйрәнергә туры килде, диде.

Хәзер инде 60 ел буена барган күп төрле көрәшләрдән соң татарларга кайтарылган йортны яңадан тартып алмакчылар. Бу йортны ничек калдыру турында чыгыш ясаучылар күп төрле тәкъдимнәр керттеләр. Кемдер мәхкәмәгә бирергә кирәк диде, татар оешмасы дип түгел, дини оешма дип теркәргә кирәк, дингә каршы килмәсләр, диде. Кайберәүләр бу бинаны дәүләт мәдәни үзәге итеп теркәргә кирәк, дәүләт арендасын да түләр, кешеләргә хезмәт хакы да бирер, диделәр. Фикерләр бик күп булды. Мәхкәмәгә бирергә кирәк дигән фикердән баштартып, дәүләт белән барган мәхкәмә беркайчан да безнең файдага карар чыгармаячак, диделәр.


Бу хәлләрне туктату өчен милли-мәдәни мохтарият, прездент Медведев, премьер-министр Путин, Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев һәм Мәскәү мэры Юрий Лужков исеменә хатлар юллаганын да хәбәр итте. Хатның эчтәлеге белән конференциягә килгән халыкны Рәсим Акчурин таныштырды.

Конференция азагында резолюция кабул ителде һәм резолюцияне мили-мәдәни үзәк җитәкчесе Әнвәр Хөсәенов укыды. Анда өченче бөтендөнья татар конгрессында катнашкан һәм чыгыш ясаган ул вакыттагы Русия президенты Путинның Мәскәү татарларына мәдәни үзәк булдыру турындагы фәрманы да китерелгән. Резолюциядә шулай ук, көч белән белән йортны тартып алуга юл куймас өчен 15 ноябрьдән тәүлек буена саклау оештырырга һәм матбугат чыганаклары белән бәйләнештә торырыга дип тә язылган.

Йортны саклау дигәннән бу хакта «Мөселман оешмаларын үстерү» фонды рәисе Гәяр Искәндәров: «Йортны сакларга кирәк әлбәттә. Бу бит безнең үз йортыбыз. Аны беркем дә тартып алырга хокуклы түгел. Милли-мәдәни мохтарият күп нәрсәне сер итеп тота. Халык барысын да белеп бетерми, менә шушы хасталыкны бетерергә кирәк», диде.

Конференциядән соң концерт программасы каралган булса да, ике сәгатъ ярым буе милли-мәдәни үзәкнең язмышын кайгырткан халык, тарихта беренче мәртәбә концерт карарга ашкынмады. Күпчелек кеше таралырга ашыкмый, залдан чыккач та йорт язмышы турында бәхәсләрен дәвам итте.

XS
SM
MD
LG