Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья икътисадында төшенкелек көтелә


Икътисадый хезмәттәшлек һәм тәррәкыять оешмасы исемле абруйлы оешма бай илләрне 1980 еллар башыннан соңгы иң зур төшенкелек көтә дип белдерде.

Оешманың соңгы хисабында 30 әгъза илнең икътисадлары киләсе елда 0.4 процентка кимергә охшый диелә.

Хисапка караганда, эшсезлек кисәк артачак һәм кайбер илләрдә дефляция булырга мөмкин.

Хисапта бу төшенкелекнең кайбер илләрдә, шул исәптән Британия, Маҗарстан һәм Төркиядә аеруча зур булырга охшавы әйтелә.

Икътисадый хезмәттәшлек һәм тәррәкыять оешмасына кергән илләргә дөнья икътисадының 60 проценты туры килә.
XS
SM
MD
LG