Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше ачык мәхкамәдә каралачак


Күренекле журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнүче 3 кешене хөкем итү яңадан җәмәгатчелеккә ачылды.

Элегрәк баш хәкимнең мәхкамә ябык ишекләр артында үтәчәк дигән белдерүе Политковская гаиләсендә һәм гаепләнүчеләрнең адвокатларында ризасызлык уяткан иде.

Бүген баш хәкимнең мәхкамәне ачык итеп үткәрү карары игълан ителде.

Бер гаепләнүченең адвокаты гаепләүгә караганда, Политковскаяны үтерергә читтән түгел , ә Русиянең үзеннән торып яллаганнар диде.
Элегрәк прокуратура үтерергә яллаучының читтән булуын әйткән иде.

Чечнядә кеше хокукларын бозулар турында язган Политковская 2006 елның октябрендә үз өе янында үтерелде.
XS
SM
MD
LG