Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:12

Русия кораблары Венесуела портына килеп җитә


Русиянең Венесуела белән уртак хәрби күнегүләрдә катнашачак хәрби диңгез кораблары 25 ноябрьдә Венесуела портына килеп җитә.

Венесуела генералы Есус Гонзалес Русия кораблары Ла Гуайра портына килә диде.

Чәршәмбе исә ике ил арасында бәйләнешләрне ныгыту өчен Венесуелага Русия президенты Дмитрий Медведев килә.

Русиядән Венесуелага барлыгы 4 кораб, шул исәптән Бөек Петр исемле атом корабы да килә.

Бу Мәскәүнең Салкын Сугыштан соңгы беренче шундый зур хәрби чарасы.

XS
SM
MD
LG