Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:56

“Ирек мәйданы” милли компонентсыз укытуга “Күчмибез!” дип яза. “Шәһри Казан”, бу мәсьәләнең ничек хәл ителүе Русиянең милли сәясәтен ачыклаячак, ди.

“Азатлык” радиосы Татарстан президентының милли компонент сакланып калмаган очракта кискен белдерүен хәбәр иткән иде инде. “Ирек мәйданы” да бу фикергә аеруча басым ясый. “Татарстан президенты мәгариф реформасы бу рәвешчә дәвам итсә, республикада референдум уздырып, конституциянең кайбер матдәләренә үзгәрешләр кертү һәм федераль үзәкнең бу мәгарифкә караган канунын конституция мәхкәмәсе аша кануный түгел дип табу өстендә эш алып барылачагын белдерде”, дип яза газета.
“Без Татарстанда бу уйлап чыгарылган һәм зыянлы проблеманы хәл итми торып, яңа мәгариф стандартларына күчәргә җыенмаячакбыз”, диде Шәймиев.
“Безнең президентны хуплап, Башкортстан, Алтай, Коми, Саха вәкилләре дә чыгыш ясады. Ә федераль министр Фурсенко вакыйгаларны каралтып күрүдә гаепли башлады. Имеш, канун әле көченә кермәгән, ә республикалар тел югалту турында сөйли. Министр фикеренчә, республикалар бу проблема хакында телләрен югалткач сөйләргә тиешләрдер инде”, ди журналист Рәмис Латыйпов.
Фикерен дәвам итеп ул болай дип яза: “Билгеле, мондый рухта барган киңәшмә уртак фикергә килә алмады. Бездән киткәч, Фурсенко “Российская газета”га биргән әңгәмәсендә кабат шушы теманы күтәреп, милли телләрне өйрәнүдә үзгәрешләр кертү буенча планнар юк дип сөйләп ташлаган. Әллә бу милли компонентны бетерү өстендә ел ярым барган көрәш күзгә генә күренгән инде? Шул ук газетада татар телен укытуның кирәксезлеге турында Татарстаннан хат сырлап җибәргән “үзебезнең” бер Павловага җавап та биргән: “Кирәксез тел дигән бәяләмә белән килешмим. Бу тел кирәк”, ди Фурсенко. Казанга катырак бәрелеп ташладым, мине җүнсез кеше икән дип уйламасыннар дигәндер инде”.
Рәмис Латыйпов “Нигә Мәскәү милли республикалар белән ызгыша?” дигән сорау да куя. “Моның ике сәбәбе бардыр. Берсе- ахмаклык; канун әзерләүчеләрнең бөек державачыл рухта бары тик тик урысларны гына кешегә санап, башкалар турында искә дә алмыйча эш йөртүе.
Икенчесе- урыслаштыру сәясәте. Соңгы елларда барган вакыйгаларга күз салсак, икенче сәбәп өстенлек ала бугай. Башта татар гына хәл итәргә тиешле латин графикасына күчү-күчмәүне безнең өчен чишеп бирделәр. Бердәм дәүләт имтиханы уйлап таптылар… Ул бары тик урысча гына бирелә (безнең министрлыкның БДИны милли телләрдә бирү турындагы тәкъдиме кире кагылды). Әгәр укучыларының БДИны яхшы билгеләргә тапшыруын тели икән мәктәп директоры, ул “милли компонент”тан баш тартырга тиеш. Чөнки “кирәксез” дәресләр укытып, ул программадан артта кала… Хәзер менә башка халыкларның телен кухня теленә әйләндерү өстендә эш башладылар”, дип язылган “Ирек мәйданы” газетасындагы “Күчмибез!” дигән мәкаләдә.
Латин графикасы дигәннән, җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин да милләтне юкка чыгару нәкъ шуннан башланды, дигән фикер әйтә. Бу хакта аның фикерләре “Шәһри Казан” газетасында басылган. “Милли компонент кире кайтырмы?” дигән мәкалә “Мәсьәләнең ничек хәл ителүе Русиянең милли сәясәтен ачыклаячак” дигән кереш сүз белән башлана.
“Кызганычка, вакытында кузгалмадык, ди Фәндәс Сафиуллин. Латин графикасын тыю белән ризалашсак, үзебезне яклап чыга алмасак, киләсе адым безнең мәктәпләрне бетерү булачак дигән сүзләр күп тапкырлар әйтелде. Әмма бу нәрсәгә колак салынмады.
Милли төбәк компонентын алып ташлау милли мәктәпләрне бетерү дигән сүз. Әмма милли мәктәпләрне бетерү әле ул төп максат түгел, соңгы баскычларның берсе генә. Төп максат- Русияне бер милләтле, бер динле дәүләт итү. Һәм моны тиз арада- бер-ике буын эчендә гамәлгә ашыру. Бу, үткән чорларда көчләп чукындыру белән чагыштырганда, яманрак нәрсә”, ди Фәндәс Сафиуллин.
Моңа каршы ул Русиянең “конституция, Европа мәхкәмәләренә мөрәҗәгать итергә кирәк. Бөтен матбугат шул турыда шауларга тиеш” дип белдерә.

XS
SM
MD
LG