Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:32

Русиянең мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко Казандагы киңәшмәдән соң “Российская газета”га әңгәмә бирде.

Журналист. Күпләр мәгарифтә региональ компонент юкка чыгар, ә аерым алганда милли телләрне өйрәнү бетәр, дип курка. Бу мәсьәләдә уртак фикергә килеп булдымы?
Андрей Фурсенко. Хәзер үк ассызыклап әйтәсем килә, монда сүз федераль компонент өчен милли компонентны яки төбәк компонентын кире кагу турында түгел. Эшнең асылы шунда: стандартның төзелеше бөтенләй үзгәртелгән. Аның база- нигез өлеше һәм вариатив өлеше, ягъни аерым кисәкләрендә үзгәлек, төрлелек өлеше барлыкка килде.
Әмма туган телне, төбәкне өйрәнү, кече ватанның тарихын, мәдәниятен өйрәнүне үзгәртү планнары куелмады һәм куелмый да. Алай гына да түгел, бар төбәкләрнең дә диярлек вәкилләре актив рәвештә яңа стандарт планнарын эшләүдә катнаша.
Бу киңәшмәне Казанда үткәрергә мин үзем тәкъдим ясаган идем һәм тәкъдимемне күтәреп алуы өчен Миңтимер Шәймиевкә бик рәхмәтлемен.
Казанда үткән киңәшмәдә кызганычка каршы, барлык шикләрне, куркуларны да алып ташлап булмады. Һәм шикләрнең иң зурысы - туган телне укытуны куркыныч астына кую. Имеш, без бүгенге көндә аны югалтачакбыз, ә киләчәктә татар теленнән урыс теленә күчкән кебек үк инглиз телендә укытуга күчергә туры килмәгәе. Андый нәрсә булмаячак.
Журналист. Казанда укытучы булып эшләгән Павлова: “Татарстанда мәктәп программасы бөтенрусия мәктәп программасыннан аерылып тора. Укыту сәгатьләренең шактый күләме урысларга кирәк булмаган “ненужный язык” татар теле дәресләренә бирелә. Шул сәбәпле башка фәннәргә һәм аеруча урыс теле дәресләренә вакыт калмый. Татарстан мәктәпләрен тәмамлап, рус теленнән Бердәм дәүләт имтиханын (ЕГЭ) бирүчеләргә бер генә баллга булса да ташлама булмас микән?”-дип сорый.
Андрей Фурсенко. Беренчедән, “ ненужный язык” (кирәк булмаган тел) дигән фикерегез белән, мин риза түгел. Бу тел кирәк. Чөнки безгә күпмилләтле Русиянең бер хакимиятлелеген саклап калу бик мөһим. Без, яхшылык теләгән, киң күңелле халык белән тыныч илдә яшисебез килә. Шулай булгач, мондый рәвештәге сорауларны бөтенләй баштан чыгарып ташлыйк.
Казанда Бердәм дәүләт имтиханнарын туган телләрдә тапшыру мөмкинчелеге булмасмы дигән, тәкъдим ясалган иде. Минем моңа карашым уңай түгел. Бердәм дәүләт имтиханы бердәнбер һәм ул бөтен Русия халкы өчен. Кешенең кайда яшәвенә карамастан, аның һәр ватандашына тигез хокук бирә. Шулай да туган телдән имтиханны БДИ формасында тапшыруның барлыкка килүен бөтенләй үк инкарь итеп булмый. Һәм һәр укучы аны үзе сайлап тапшырачак.
Журналист. Сез 11-нче сыйныфта инша яздыруга кире кайтырга тәкъдим иттегез. Бердәм дәүләт имтиханнары читтә кала түгелме?
Андрей Фурсенко. Шуңа инанам- урыс теле, математика, физика, химия һәм гомүмән, бар фәннәр өчен дә сорауга җавап вариантлары тәкъдим итәрлек булса БДИ тапшырырга була. Ә кайбер фәннәрне тапшырган вакытта, мәсәлән, рус әдәбиятын өйрәнгәндә, безгә тест системасыннан китәргә кирәк.

XS
SM
MD
LG