Accessibility links

Кайнар хәбәр

Прокурорлар Политковская эшендә баш хәкимне алмаштырмакчы


Русия прокуратурасы күренекле журналист Анна Политковскаяны үтерүдә гаепләнүче 3 кешене хөкем итүче мәхкамә рәисен бу эштән читләштерүне сорады.

Прокурорлар хәким Евгения Зубов тарафсыз эш итми дип исәпли.

Бүген баш хәкимнең бу мәхкамәне ачык итеп үткәрү карары игълан ителде. Элегрәк баш хәкимнең мәхкамә ябык ишекләр артында үтәчәк дигән белдерүе Политковская гаиләсендә һәм гаепләнүчеләрнең адвокатларында ризасызлык уяткан иде.

Бер гаепләнүченең адвокаты гаепләүгә караганда, Политковскаяны үтерергә читтән түгел, ә Русиянең үзеннән торып яллаганнар диде.
Элегрәк прокуратура үтерергә яллаучының читтән булуын әйткән иде.

Чечнядә кеше хокукларын бозулар турында язган Политковская 2006 елның октябрендә үз өе янында үтерелде.
XS
SM
MD
LG