Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кризис вакытында затлы кирпеч җитештерү арта


Дөньяда финанс кризис барган вакытта Татарстан, башка төбәкләр белән чагыштырганда, сәнәгать өлкәсендә аягында нык торырга тырыша.

Йөзләгән оешма ябылган, банклар банкротлыкка чыккан, меңләгән кеше эшсез калган вакытта республикада яңа җитештерү оешмалары ачылып тора. Сишәмбе республиканың Югары Ослан районының Ключищи авылында кирпеч заводы эшли башлады. Биредә елына 60 миллион данә кирпеч эшләп чыгарырга ниятлиләр. Республика президенты Миңтимер Шәймиев сүзләренчә, әлеге завод бик кыска вакыт эчендә төзелгән. Биредә Испаниядән кайтартылган җиһазларда җитештереләчәк кирпеч, Европа стандартларына туры килә. Әлеге заводның ачылуы республикада 220 яңа эш урыны да алып киләчәк.

Кирпеч чыгаручы корылманың бәясен белгечләр1,5 миллиард сум дип бәяли. Аны Русиянең “саклык банкыннан” алынган акчаларга “Фон” ширкәте төзегән. Аның җитәкчесе Анатолий Ливада сүзләренчә, завод урнашкан җирдә 85 елга җитәрлек кызыл балчык байлыклары бар.

Дөньяда финанс кризис баруын искә алып, Татарстан президенты бүгенге көндә төзелеш күләмен киметмичә, киресенчә арттырырга кирәк, дигән фикердә тора. Аның сүзләренчә, 2009 елда елына 140 миллион данә кирпеч чыгаручы тагын бер кирпеч заводы эшли башлаячак. 2007 елда исә Татарстанда 1 миллиард данә кирпеч җитештерелгән.

XS
SM
MD
LG