Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:44

Хокук яклаучылар: Осетиннар гөрҗиләрне рәнҗетә


Кеше хокукларын яклаучы Һюман Райтс Уотч оешмасы Көньяк Осетиядә осетин сугышчылары гөрҗиләргә һөҗүм итә һәм аларны рәнҗетә дип белдерә.

Нью-Йоркта теркәлгән бу оешма Русияне Русия хәрбиләренә теләктәш булган осетин сугышчыларын авызлыклау өчен җитәрлек тырышмауда гаепли.

Белдерүдә Ахалгори районында сугышчылар кыргыйларча кылана диелә.

Хисапта гөрҗиләргә каршы 2 һөҗүм турында докуменлар да китерелә. Әмма анда үтерү яки яралаулар турында әйтелми.

Август аендагы Русия-Грузия сугышында Русия көчләре басып алганчыга кадәр Ахалгори районы Грузия карамагында иде.

XS
SM
MD
LG