Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владикавказ мэры атып үтерелде


Виталий Караев
Виталий Караев

Владикавказ шәһәр башлыгы Виталий Караев иртән өеннән машинада эшкә китеп барганда атып үтерелде.

Төньяк Осетия башкаласы Владикавказ шәһәр башлыгы атып үтерелде.

Прокуратура белдерүенчә, Виталий Караев машинасына ул Владикавказда өеннән эшкә чыгып киткәндә ут ачканнар.

Утлы коралдан яраланган Караевны хастаханәгә алып киткәннәр, соңрак аның үлеме хәбәр ителгән.

Мәскәү кирмәне белдерүенчә, Латин Америкасында сәфәрдә булган Русия президенты Дмитрий Медведев бу һөҗүмне тикшерү өчен мөмкин булган барлык чараларны кулланырга кушкан.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты бу эшне күзәтүгә алды. Тикшерү комитеты сүзчесе Владимир Маркин "Атучы мәргән булырга мөмкин. Инде мәхкамә табибларының һәм башка төрле тикшерүләр билгеләнде. Тикшерү комитеты җитәкчелеге бу җинаятьне тикшерүне махсус күзәтүгә алды. Владикавказга тикшерүчеләр төркеменә ярдам итү өчен тикшерү комитетының үзәк идарәсеннән тикшерүчеләр һәм җинаять белгечләре җибәрелде," – диде.

Европа Шурасы башлыгы Терри Дэвис әлеге һөҗүмне хөкем итеп ул "Кавказдагы болай да авыр вәзгыятьне тагын да катлауландырды диде.

22 октябрьдә Владикавказ үзәгендә Караевның урынбасары Майран Тамаев машинасы шартлатылды.

Машина астына куелган бомба шартлаудан яраланган вице-мерга операция ясадылар. Шартлаткыч бик көчле булмау сәбәпле тикшерүчеләр ул һөҗүмнең максаты куркыту булган дигән нәтиҗәгә килгән иде.

Бу айда Владикавказ базары янында микроавтобуста бомба шартлап 12 кешене үтерде.

XS
SM
MD
LG