Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чех мәхкамәсе Лиссабон килешүен аклый


Чехиянең конституцион мәхкамәсе Европа Берлеген реформалау турындагы Лиссабон килешүе илнең конституциясенә каршы килми дигән карар чыгарды.

Бу карар килешүнең ил парламентында раслануына юл ача.

Гыйнвардан Берлектә җитәкчелек итү ярты елга Чехия кулына күчә.

Чехиянең килешүгә каршы булган президенты Вацлав Клаус сишәмбе көнне мәхкамәгә бу килешү Чехия суверенлыгына каршы килә дип белдергән иде.

Чехия Берлектә бу килешүне ратификацияләү мәсьәләсен карамаган соңгы ил.
XS
SM
MD
LG