Accessibility links

Обама Гейтсны урынында калдыра


Пентагон башлыгы Гыйракның көнбатышындагы Фалуҗа каласында
Пентагон башлыгы Гыйракның көнбатышындагы Фалуҗа каласында

Американың яңа сайланган президенты Барак Обама тиздән үзенең иминлек такымын игълан итәчәк. Пентагон башлыгы Роберт Гейтс урынында калыр дип көтелә.

Вашингтоннан килгән хәбәрләргә караганда, Барак Обама саклану министры Роберт Гейтсны урынында калырга сораган.

Обама үзенең иминлек такымын киләсе атнада гына игълан итер дип көтелә. Әммә демократ һәм республикан партиясе рәсмиләре, исемнәрен атамау шарты белән, Роберт Гейтсның бу тәкъдимгә ризалык биргәне туырында әйтә.

Бу хәбәрләр чынга ашса, Обама биргән сүзен тотачак, аның такымында кимендә бер республикан булачак, дигән сүз. Белгечләр фикеренчә, бу очракта, Әфганстан һәм Гыйракта да хәрби җитәкчелек урынында калачак.

Роберт Гейтс Пентагон башлыгы итеп 2006 елда президент Буш тарафыннан билгеләнгән иде. Аның күпмегә каласы төгәл әйтелми, мәглүматлы чыганаклар тагын бер елга, ди.

Гейтс үзе бу турыда әлегә бер сүз дә әйтмәде. Әммә бу атнада Канада сәфәре вакытында киләсе елда Әфганстанда үтәчәк президент сайлавында иминлек тәемин итүне Американың хәрби җитәкчеләре өчен алдагы айларда иң мөһим мәсәлә дип атады.

"Киләсе елның көзендә, сентябрьдә үтәчәк сайлаулар бик мөһим, - диде Гейтс. - Әфганстан хөкүмәте безнең ярдәм белән 2009 елда күпмедер тәрәкъкыять күрсәтергә тиеш."

Дҗеймс Дҗонска
Ул арада Обманың иминлек такымында башка мөһим урыннар тирәсендә дә сүзләр йөри. Демократлар партиясенең бер рәсмие Associated Press агентлыгына әйтүенчә, Обама Иминлек Шурасы башлыгы вазыйфасын ялдагы генерал Дҗеймс Дҗонска тәкъдим итергә җыена.

64 яшьлек генерал Европада НАТО көчләрен җитәкләгән, Буш идарәсенең Якын көнчыгыш киңәшчесе булган. Бер үк вакытта, Бушның кайбер хәрби гамәлләренә, аерым алганда Әфганстан сәясәтенә итәгатьле тәнкыйть белдерә.

Обаманың Гейтс һәм Дҗонсны үз такымына алуын кайбер белгечләр аның партияләр арасында бүленешләргә күз йомып, террорга каршы суышта дәвамлылык булдыру нияте дип бәяли. Башкалар исә, аның кулы көтелгәннән катырак булырга мөмкин дигән фаразлар әйтә.

Һиллари Клинтон
Нихаять, дәүләт секретаре. Демократлар партиясе рәсмиләре бу урынның Һиллари Клинтонга тәкъдим ителгәнен хәбәр итте. Обама белән бу турыда сөйләшкәнен Һиллари ханым үзе дә раслады. Берүк вакытта ул үзенең бу эшкә инде алынуы турында сөйләргә әле иртә, диде.

XS
SM
MD
LG