Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:12

Кеше хокукларын күзәтүче оешма БМОның Социаль, һуманитар һәм мәдәни мәсьәләләр комитетын фикер белдерү һәм вөҗдан ирегенә орым ясауда гаепли.

Дөньяда кеше хокуклары торышын күзәтеп баручы Фридом Һаус оешмасы Берләшкән Милләтләр Оешмасының Социаль, һуманитар һәм мәдәни мәсьәләләр комитетын фикер белдерү һәм вөҗдан ирегенә каршы тагын бер орым ясауда гаепли.

Алар комитетның барлык илләрне дини нәфрәт чыгаруга каршы кануный һәм конституцион системалар булдыдырга чакыручы резолюциясе белән килешми.

85 уңай һәм 50 каршы тавыш белән кабул ителгән БМО комитеты резолюциясе диннәрне "каралауга" (диффамация) нигезләнгән нәфрәт, дискриминация, куркыту һәм физик басым гамәлләренә юл куймау өчен кануный шартлар булдырырга чакыра.

Резолюциянең максаты барлык диннәргә каршы белдерүләрне һәм гамәлләрне булдырмау. Фридом Һаус вәкиле Паула Шрифер "элеккеләре кебек үк бу резолюция дә кешенең берәр диндә булу хокукын диннең тәнкыйтьтән азат булу хокукына тиңләргә тырыша ди.

Аның әйүтенчә, мондый омтылышлар ялгыш һәм куркыныч. "Әгәр дә без диннәр арасында яхшырак аңлашуга һәм чыдамлыкка ирешергә телибез икән, бернинди мәсьәлә дә тикшерү өчен ябык булмаска тиеш," – ди Шрифер.

Фридом Һаус Деффамация билгеләмәсе бик ачык түгел, ул БМОда балалар, хатын-кызлар хокуклары, бала тудыру хокуклары, дини азчылыклар хокуклары һәм шәхеснең үзенә дин сайлау хокуклары мәсәләләрен БМО сисметасында күтәрүгә киртә буларак кулланыла ала ди.

Быел Кеше хокуклары шурасы президенты Дору Ромулус Костеа Мысырда зина кылуда гаепләнгән хатынның ташлар белән атып үтерелүен һәм 9 яшьлек балаларның кияүгә бирелүен хөкем итүләргә Мысыр кат-кат ризасызлык белдергәннән соң шурада динне тикшерү була алмый дигән карар чыгарган иде.

Фридом Һаус каралауга каршы кануннар аерым илләрдә ул илдәге дини күпчелекнең карашларын тәнкыйтьләгән һәм хәтта аларга шик белдергән өчен дә кулга алуларны һәм җәзалауларны, ирекле фикер белдерү иреген чикләүне аклау өчен кулланыла ала ди.

Мысырда интернетта Исламны тәнкыйтьләүчеләр кулга алынды. Пакстанда Исламны мыскыллаган өчен үлемгә, башка кешенең дини хисләрен рәнҗеткән өчен 10 ел төрмәгә хөкем итәләр. Согуд Гарәбстанында канун барлык согудләрнең дә мөселман булуын таләп итә.

Оешма беренче карашка бу диннәрне каралауга каршы яхшы чара булып күренсә дә, нәрсәнең каралау булу-булмавын кем билгели дигән сорау туа ди. Фридом Һаус исәпләвенчә, мондый резолюцияләрнең ирекле фикер белдерү хокукларын бозуда гаепләнүче Мысыр, Пакстан, Согуд Гарәбстаны һәм Судан кебек илләр тарафыннан тәкъдим ителүе дә очраклы гына түгел.

XS
SM
MD
LG