Accessibility links

Кол Шәрифкә Кәгъбәтулла кисвәсе тапшырылды


Мансур Зайнуллин фотосы
Мансур Зайнуллин фотосы

Чәршәмбе Татарстанның Кол Шәриф мәчетенә Мәккә шәһәрендәге Кәгъбәтулла кисвәсенең бер өлеше бүләк ителде.

Казанда Русия ислам университетының 10 еллыгына багышланган тантаналы чаралар үтте. Шушы вакыт эчендә уку йорты 500-дән артык дин белгече әзерләгән. Бу уңайдан чәршәмбе көнне Казанга дәрәҗәле кунаклар килеп, затлы бүләк - Кәгъбәтулла кисвәсен тапшырды.

Кәгъбәтулла кисвәсе - ул алтын, көмеш белән бизәлгән затлы ефәк җәймә. Һәр ел хаҗ вакыты узганнан соң бу кисвә алмаштырылып тора. Бу хисвәнең өлешләре Согуд Гарәбстаны патшасы карары белән иң абруйлы, иң лаеклы кунакларга гына бүләк ителә. Русия төбәкләре арасында мондый бүләк әлегә Мәскәүдә генә бар. Анысы да тантаналы рәвештә, кыйммәтле бүләк итеп бирелмәгән. Хәзер исә данлыклы Кәгъбәтулла кисвәсе белән Татарстандагы Кол Шәриф мәчете дә горурлана ала. Бүләт тапшыру тантанасында Согуд Гарәбстанының Русиядәге вәкиле Али Хәсән Джафар, Катар дәүләтенең Русиядәге вәкиле Абдулла Мөхәммәд әль-Дербасти, Мәскәү ислам университеты ректоры Марат хәзрәт Мортазин һәм башкалар катнашты.

Согуд Гарәбстаны вәкиле Али Хәсән Джафар мәчеткә җыелучыларны мондый сүзләр белән сәламләде.

“Безне монда җыйган өчен, безгә бу нигъмәтләрне бүләк иткән өчен мин Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтләремне белдерәм. Согуд Гарәбстаны патшасы Абдулла бин Абдельәзиз әль-Согуд миңа Казанда эшләп килүче Русия ислам университетының 10 еллыгы уңаеннан, Европаның иң матур мәчетләренең берсе Кол Шәрифкә Кәгъбәтулла кисвәсенең бу өлешен бүләк итәргә боерды. Русиядә Кол Шәриф бу бүләккә ия булган беренче мәчет. Бу бүләкне, Согуд Гарәбстаны җитәкчелегенең Русия башлыкларына рәхмәте буларак карарга кирәк. Аллаһы Тәгалә сезнең халыкка иминлек бирсен иде”, диде Согуд Гарәбстаны вәкиле.

Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы, Татарстан диния назәрәте мөфтие урынбасары Рамил Юныс исә Кәгъбәтулла кисвәсенең аһәмиятен түбәндәгедән күрә.

“Бу кисвә Кәгъбәтуллада торган. Ул миллионлаганча кешенең хаҗ колуына шаһит булган. Аллаһы Тәгаләнең җир йөзендәге иң беренче гыйбадәтханәсе Кәгъбәтулла өстендә торган кием булганга ул безнең һәрберебез өчен кыйммәтле. Мондагы язулар Аллаһы исеме белән башлана. Анда “Үзеңнең колларыңа әйт, мин, ди Аллаһы Тәгалә, гөнаһларны гафу итүче һәм рәхмәтле шәфкать иясе”, дип язылган”, ди Рамил Юныс.

Дин әһелләре әйтүенчә, Татарстанга бүләк ителгән Кәгъбәтулла кисвәсе шактый зур һәм кыйбатлы. Ул 120-гә 40 сантимерт зурлыкта. Алтын, көмеш һәм ефәктән ясалган. Кол Шәриф җитәкчелеге белдергәнчә, әлеге кисвә мәчетнең зур залында кыйблага юнәлтеп диварга эленеп куелачак.

XS
SM
MD
LG