Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев белән Чавесны ни берләштерә?


Латин Америкага сәфәре кысаларында, Медеведев Бразилиядән соң Венесуэлага юл тотачак. Русия хәрби кораблары да уртак күнегүләрдә катнашырга дип бер көн элек Венесуэлага килде.

Дмитрий Медеведев Русия президентлары арасында Венесуэлага сәфәр кылучыларның беренчесе булачак. Мәскәү белән Каракас арасында соңгы елларда хезмәттәшлек арткач, Венесуэла президенты Уго Чавес инде Русиядә берничә тапкыр булып китсә дә, Владимир Путинның анда бер генә тапкыр да барганы булмады. Әмма августагы Көньяк Осетия низагыннан соң АКШ белән Русия арасында киеренкелек арткач, Мәскәү җитәкчелеге Чавесның чакыруын кабул итте.

Ике көнлек сәфәр барышында Медведев белән Чавес корал сату, нефть һәм газ өлкәсендәге хезмәттәшлек, сәүдә үсеше турында сөйләшер дип көтелә. Моннан тыш, Венесуэла уртак атом энергетикасы өлкәсендәге хезмәттәшлеккә өметләнә.

Якшәмбе көнне Перуда булганда Медведев “салкын сугыш” вакытыннан соң Мәскәүнең бу төбәк белән хезмәттәшлеген арттырырга теләвен әйтте.

“Бу төбәктәге дәүләтләр белән совет заманында шактый җитди, үсеш алган элемтәләр бар иде. Хәзер бу хезмәттәшлекне яңадан торгызу вакыты җитте. Шуңа бу дәүләт белән дә мөнәсәбәтләрне үстерергә теләр идек”, диде ул.

Медведевның бу сүзләренә карамастан, күпләр әлеге сәфәрнең Кушма Штатларның ачуын чыгару өчен оештырылганын аңлый. Августагы Көньяк Осетия низагы һәм Американың Европада ракета калканын урнаштыруга каршылыгын Медведев шушы сәфәр аркылы күрсәтә.

Данлыклы “Бөек Петр” атом корабы җитәкчелегендәге Русиянең хәрби-диңгез кораблары да сишәмбе Венесуэлага килде. Аларны Каракастан ерак булмаган Ла Гуайра портында зурлап – салют белән каршы алдылар.

Хәрби-диңгез көчләренең уртак күнегүләре 1 декабрьдән башланып китәчәк. Бу укулар ярдәмендә һәм гомумән Мәскәү белән хезмәттәшлеген арттырып Венесуэла президенты Уго Чавес Вашингтонга аның көчле дусты барлыгын күрсәтергә тели.

Ә Мәскәү исә күнегүләр ярдәмендә хәрби күәте белән мактана алачак. Инде сентябрьдә Русиянең ике зур ТУ-160 стратегик хәрби очкычы Венесуэлада булып киткән иде. Шулай ук Мәскәү белән Каракасның корал өлкәсендәге килешүе дә Кушма Штатларны шүрләтү максатыннан дип белдерелә. Сентябрь аенда Мәскәү Русия коралын сатып алу өчен Венесуэлага 1 млрд доллар бирәчәген әйтте.

Кушма Штатлар рәсмиләре бу чаралар күбрәк күз буя өчен эшләнә дип саный. Шулай да Дәүләт департаменты вәкиле Шон Маккормак Венесуэла-Русиянең уртак күнегүләр зур игътибар белән күзәтәчәкбез, диде.

Күпләр Русиянең Венесуэла белән хезмәттәшлеге бик кыска булырга мөмкинлеген әйтә. 20 гыйнварда Кушма Штатларның сайланган президенты Барак Обама эшкә керешкәч инде күз буяулар кирәк булмаска да мөмкин.
XS
SM
MD
LG