Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:22

Кытайның Колҗа каласында яшәгән Арзыгөл Турсунның әле тумаган баласын халыкара җәмәгатьчелек саклап кала алды.

Кытайның “бер бала” сәясәте кытайларга гына кагыла. Илдә яшәүче башка милләт вәкилләренә - шәһәрдә яшәсәләр - 2, авыл җирендә торсалар – 3 бала табу рөхсәт ителгән.

Узган атнада Арзыгөл Турсун исемле уйгыр хатынын өченче баласын төшертер өчен хастаханәгә яткырганнан соң, аны халыкара кеше хокуклары оешмалары яклап чыкты. Шундый язмышка дучар булачагын белгән Арзыгөл ханым качып та караган булган. Әмма хакимиятләр аны табуны таләп итеп гаиләсенә һәм туганнарына янаган.

Германиядә яшәүче уйгыр язучысы Кореш Атахан сүзләренә караганда, биредә эш “бала сәясәтендә” генә түгел.

“Кытай хөкүмәте уйгырларга карата кимсетү, кыру, аларга мәдәни орым ясау сәясәтен гамәлгә ашыру өчен уйгырларның табигый үсешенә чик куеп килде. 1980нче еллардан бирле – Кытай халкының анда күбрәк җәелеп уйгыр җирләрендә таралып, мөмкинлекләрдән файдалануын булдыру өчен уйгыр һәм уйгырларга кардәш халыкларны изү өчен һәр төрле сәясәт алып бара. Арзыгөл ханымның өченче баласын тудыруына рөхсәт итмәү – менә бу сәясәтнең мисалы булып тора,” диде Атахан.

Язучы сүзләренә караганда, Кытайда соңгы 20 ел эчендә Шәркый Төркистанда 10 миллионга якын баланың дөньяга килүенә рөхсәт ителмәгән.

“Кытайларның бу сәясәтенең асыл максаты Кытайның көньяк-көнчыгышында күпчелек төркиләр яшәгән төбәкләрне үз хакимияте астында калдыру өчен – шунда этник орым ясау – 2 млн квадрат чакрымда, җир асты һәм җир өсте байлыклары тулып яткан җирне буйсындыру,” диде уйгыр язучысы.

Арзыгөл ханым хәзер карынындагы 6 айлык баласы белән хастаханәдән чыкты. Ләкин аның чыгып китүе – басымга дучар калган ярым миллион кешенең михнәтен җиңеләйтә алмый.

“Арзыгөл ханым кыйгысы бөтен дөньяда зур тавыш куптарды. Америка хөкүмәте, парламенты, Европа Берлеге бу хәл турында белә. Алар бу мәсьәлә буенча Кытайга басымнарын арттырган өчен, Кытай хакимияте Арзыгөл ханымны баласы белән хастәханәдән китүенә рөхсәт итәргә булды.

”Ләкин кытайларның тарих буенча алып барган сәяси тәҗрибәләргә карасак, Кытай бу эшне болай ансат кына кулыннан ычкындырырга җыенмый. Моннан кала Арзыгөл ханым һәм аның корсагындагы балага һәм анын гаиләсенә, туганнарына зур бәла килүе мөмкин. Кытай хакимияте уйгыр зиялыларын кулга ала, аларны төрмәгә утыртып үлем җәзасына хөкем итә. Ләкин бу хәл мондый вакыйгалар аркасында игътибардан төшә, мәгълүмат чараларында урын алмый һәм игътибарсыз кала,” диде Кореш Атахан.

XS
SM
MD
LG