Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җен башка, пәри башка


Менә инде берничә ел башкорт галимнәре Уфага 1500 ел тулуын исбат итәргә тырыша.

Алар уенча, 1500 ел элек Башкорт шәһәренә башкортлар нигез салган. Урыс һәм татар тарихчыларының бер төркеме исә Уфага 435 ел элек Михаил Нагой нигез салган дип исәпли. Алар бу турыда Русиянең тарих институтына да мөрәҗәгать итте һәм моның дөреслегенә дәлилләү алды.

Инде килеп Башкортстан түрәләре, пәри башка, җен башка, дигәндәй, бу ике датаны аерып карарга булган. Республика җитәкчеләре алдагы елда Уфа кирмәненең 435 еллыгын үткәрү турында карар чыгарды Әлеге бәйрәмнең билгесенә бәйге игълан ителде. Уфа кирмәненең 435 еллыгы алдагы елда билгеләнәчәк. Башкорт галимнәренең Уфаның 1500 еллыгын рәсми таныту өчен тырышлыклары дәвам итә.
XS
SM
MD
LG