Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа икътисадына ышаныч кими


Европа икътисадының ышаныч күрсәткече моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә төшкән.

Европа Комиссиясе атнакич игълан иткән саннарга караганда, 15 илне үз эченә алган еврозона икътисадының ышаныч күрсәткече алдан фаразланганнан да ныграк кимегән.

Октябр аенда ул күрсәткеч 80.4 булса, ноябрьдә 74.9-га калган.

Бу 1993 елдан бирле иң түбән күрсәткеч.

Чәршәмбе Европа комиссиясе кризис кичерүче Европа Берлеге икътисадын җанландыру өчен 200 миллиард евро бирү планын тәкъдим итте.
XS
SM
MD
LG