Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 08:58

Ул “Самар өлкәсендә Ислам һәм мөселманнар: тарих һәм хәзерге чор” дип аталды.

Самарның “Яктылык” мәктәбендә үткәрелгән бу фәнни конференция 1908-1913 елларда Самарда чыккан “Икътисад” журналының 100 еллыгына багышланган иде. Зур сөйләшүдә профессорлар катнашуы җыенның дәрәҗәсен күтәрде. Ерак тарихка күз салу үзе бер фәннилек булса, бүгенге көндә мөселман яшьләренең Исламга якынаюларын күрсәтә торган саннар үзенә бер куанычлы хисләр уятты.
Фәнни конференция кысаларында ике китап та тәкъдим ителде. Алар: Юлия Гусеваның “Ислам в Самарской области” (“Самар өлкәсендә ислам”) һәм Эльза Гибадуллинаның “19-нчы гасырның икенче яртысында һәм 20-нче гасыр башында Самар губерниясендә мөселман мәхәлләләре” исемле китаплары.

Гусева Самар җирлегенә әле генә Түбән Новгородтан күчеп килгән ханым. Ул шундый ук китапны Түбән Новгородта да язган. Гусева тумышы белән Курск өлкәсеннән, тарих фәннәре кандидаты, дин һәм татарлар тормышын өйрәнү белән шөгыльләнә. Самар татарларын мөселманлык белән бәйләп төрле чыганаклардан төрле мәгълүматлар туплаган. Кереш сүзендә ул: “19-20-нче гасырларда Самар губерниясендә чуаш, мукшы милли үзенчәлекләрен төркиләштерү, шулай ук башкортларның татарлашуы күзәтелә”, ди автор.

Әмма ул бу сүзләрне дәлилләүче бер генә дә мисал китермәде. Әйтергә кирәк, Самар өлкәсендә бер генә чуаш, мукшы, башкорт авылы да татарча сөйләшми.

Самар Җәмигъ мәчетен салдыруга каршы булган пикетларны да галимә Юлия Гусева уратып уза. 1866 елны Самар епархиясе карамагында 902 чукынган татар теркәлгән булган, ә ул вакытта барлык татарларның саны 52 мең булган. Шушы татарлар губерниядә 93 мәчет тотса, 20-нче гасыр башына мәчетләр саны 110 җиткән һәм аларга 88 меңгә якын кеше йөргән. Ә 1915 елда инде 166 мәчет эшләгән.

Бүгенге көнне Самарның үзәге саналган Самарская урамы 17 гасырдан алып 19-нчы гасыр башына кадәр “Мечетная” исемен йөрткән. Бүгенге Галактионовская урамы да “Татарская” исемендә булган.

20-нче гасыр башында губерниядә 166 мәчет эшләсә, шул ук гасырның 60-70-нче елларына 14 мәчет кала. Бу большевикларның куйган хезмәтләренең нәтиҗәсе. Бүген Самар өлкәсендә мәчетләр саны 87-гә җитте.

Китапта галимә Юлия Гусева тарихи чыганакларга таянып, Самар татарларының узганын күрсәтә алган, күп кенә шәхесләрне бүгенге укучыга җиткезгән. Аерым төгәлсезлекләре, галим-тарихчы биеклегеннән ычкынып, сәясәтче амплуасына кереп китүләрен Гусеваның яшьлеге белән дә бәйләп буладыр, аңа бит әле 29 яшь кенә.

Конференциягә Казаннан тарихчы, галим Илдус Заһидуллин килгән иде. Әлеге җыелыш турында ул үзенең фикерләре белән уртаклашты.

“Совет чорында дини тикшерүләрне тыйдылар. Ә патша заманында архивларга бары тик чиновникларны гына керттеләр. Архивлар галимнәрне көтәләр. Андагы материаллар бүгенге стереотипларны җимерә торган мәгълүматны туплаганнар. Тарихны тыныч кына өйрәнергә кирәк. Бу ике якка да файдалы.

Самардагы конференция – үткәнгә яңабаштан күз ташлау. Бу конференция фәнни яктан да, практик яктан да уңай нәтиҗә бирә. Без яшәешебездә Исмәгыйль Гаспралының сүзләрен беркайчан да истән чыгармасак иде. Татар һөнәрле, белемле һәм ислам динендә, бай булырга тиеш”, диде ул.

Самар профессоры Наилә Таһирова ил буйлап, чит мәмләкәтләр буйлап төрле-төрле конференцияләрдә чыгыш ясап йөрсә дә, татар тематикасына кагылганында беренче мәртәбә катнашуы.

Космополит галим биеклегеннән милләтчелек биеклегенә күчү авырмы дигән сорайга профессор Таһирова болай дип җавап бирде: “Авыр түгел, мин бик шатландым. Бүгенге конференциядә тирән фәнни эзләнүләр турында ишеттем”.

Конференция эшендә катнашкан Самар мөселманнарының тарихын өйрәнгән Бөгелмә галимәсе Эльза Гыйбадуллина: “Самар төбәгендә Фатих Мортазин һәм Мәхмүт Баишевлар белән барлык татар дөньясы горурлана ала. Самар татарлары Русия империясендәге мөселманнарның төп өлешенә керәләр. Самар урамнары Мортазин, Баишев исемнәрен йөртмәүләре мине гаҗәпләндерә”, диде ул.

XS
SM
MD
LG