Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхәммәтшин Русия президенты мөддәтен озайтуны яклый


Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Шура Русиядә президент һәм Дума эшчәнлеге мөддәтен озайту турында конституцион үзгәрешләрне 15 декабрьдә карыячак дип белдерде.

Мөхәммәтшин бу үзгәрешләрне яклавын әйтеп Дәүләт Шурасы аларны хуплар дип өметләнүен белдерде.

Дәүләт Думасы бу үзгәрешне узган атнада, Федерация Шурасы чәршәмбе раслады.

Хәзер аның Русия төбәк шураларының өчтән ике өлеше тарафыннан хуплануы зарур.

Әлеге үзгәреш нәтиҗәсендә президентлык мөддәте 4 елдан 6 елга, думаныкы 4 елдан 5 елга озайтыла.
XS
SM
MD
LG