Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО Европа Берлегенә Косовода вәкаләт бирә


БМО Иминлек Шурасы Европа Берлегенә Косовода БМО әләме астында полиция һәм хокук эшчәнлеге башларга вәкаләт бирде.

Иминлек Шурасындагы барлык 15 ил дә раслаган белдерү Белград һәм Приштинаның халыкара җәмәгатьчелек белән хезмәттәшлек ниятләрен хуплый.

Европа Берлегенең бу эшчәнлеге Косово 17 февральдә Сербиядән бәйсезлек игълан иткәннән соң башланырга тиеш иде. Әмма Сербиянең каршы чыгуы һәм башка сәбәпләрдән ул кичегә килде.
XS
SM
MD
LG