Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чех сенаты АКШ радарлары мәсьәләсен карый


Чехия парламентының югары пулаты АКШ ракета калканының радар системасын Чехиядә урнаштыру турында килешүне карый башлады.

Килешү сенатта расланыр дип көтелә. Премьер-министр Мирек Тополанекның 3 партияне үз эченә алучы коалициясе 81 урынлы сенатта 45 тавышка ия.

Тополанек сенатта чыгыш ясап хөкүмәтнең бу проектны хуплавын белдерде.

Вашингтон Европадагы ракета калканының радарларын Прагадан көньяк-көнбатышта, бәреп төшерү ракеталарын Польшада урнаштырырга тели.
XS
SM
MD
LG