Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкаларның башына басма


Барсы да ачык булырга тиеш
Барсы да ачык булырга тиеш

Казан хокук яклаучылары Русия монополиягә каршы көрәш хезмәтненең Татарстан бүлеге эшчәнлеген тикшерде.

Бу тикшерү нәтиҗәләрен тыңлау сөйләшүендә монополиягә каршы көрәшүчеләр төрле юллар белән халыкка якынаерга тиеш дигән уртак фикергә киленде. Түгәрәк өстәл сөйләшүендә бәйсез рәвештә тикшерү үткәрүчеләр дә, монополиягә каршы көрәш идарәсе вәкилләре дә, журналистлар да катнашты.
Очрашуны да, тикшерүне дә моңа кадәр булмаган хәл дип әйтергә мөмкин. Ниндидер бәйсез оешмалар дәүләт эшчәнлегенең бер тармагын инәсеннән алып җебенә кадәр тикшерсен һәм шуны игълан итсен әле.
Бу очрашуда Мәскәүдән “Грани” бәйсез тикшеренүләр үзәге башлыгы Светлана Маковецкая да катнашты. Аның сүзләренчә, мондый тикшерүләр нәтиҗәсез калмый. Мәсьәлән, бер мисал. “Эскәмиядә утыра торган әбигә монополиягә каршы көрәш хезмәтенең нәрсә икәнлеген аңлату бик авыр. Шуңа күрә, гади һәм бик аңлаешлы текстлар язарга кирәк. Алар- федераль хезмәт моны эшләде. Кешеләргә аңлату юлларының кысасы һәм махсус текст булдырылды”, ди Светлана Маковецкая.
Аның әйтүенчә, бәйсез тикшерүләр үткәрү өчен Русиянең 17 төбәге сайлап алынган. Кайберләрендә бу эш узган ел үткән. Ә Татарстан хезмәтенең эшчәнлеген энә күзеннән үткәрү әле яңа гына тәмамланган.
Бер яктан караганда, бу хезмәтнең эшчәнлеген белү гади халыкка нәрсәгә соң, дигән сорау да туарга мөмкин. Исеме хәтәр бит. Монополиягә һәм монополистларга гына каршы көрәшкән сыман…
Казан хокук яклау үзәге рәисе Игорь Шолохов та, бу хезмәтне тикшерүгә керешкәнче, үзем дә нәрсә икәнен бик аңлап бетермәдем, ди. Баксаң, гади генә итеп төп башына утыртсалар да, монополиягә каршы көрәшүчеләрдән ярдәм өмет итергә мөмкин икән.
Мисал өчен, бер яшүсмер телевизордан реклама күреп SMS җибәргән. Рекламада 10 сум гына түләргә дип белдерелсә дә, аңа хәйран гына зур сумнар килгән. Бу очракта бәясен дөрес итеп күрсәтмәгән реклама бирүчеләр гаепле. Дөреслекне кайдан табарга? Әлбәттә, монополиягә каршы көрәш хезмәтеннән, ди Игорь Шолохов. Бу реклама канунын бозу очрагын ул гариза итеп әлеге хезмәткә юллаган. “Бер айдан артык вакыт узуга карамастан төгәл җавап булмады. Минем уйлавымча, монда өстәмә тикшерүләр үткәреп тору да кирәкмәс кебек иде”, ди Шолохов.
Казан хокук яклау үзәге бу хезмәт эшчәнлеген тикшергәндә 4 төрле сынау үткәргән. Инде хәйран гына саллы ширкәтләр эшчәнлегенә килсәк, хокук яклаучыларга бизнес белән шөгыльләнүчеләр үз моң-зарын сөйләгән. Мисал өчен берәү, КамАЗ машинасын җитештерелгән урнында алу һич мөмкин түгел, дип зарланган. Билгеле булганча, алып сатарлар аша машина алганда аның бәясе хәйран гына үсә.
Ә бер респондент Казан шәһәрендә чүп ташу һәм аны эшкәртү бизнесына кереп китә алмаудан зарланган. Моңа кануннарның камил булмавы аяк чала икән.
Тикшерү нәтиҗәсендә Татарстандагы монополистлар исемлеге булмау да ачыкланган.
Билгеле булганча, Татарстан хезмәте Русиядәге кебек монополиягә каршы көрәшә, кануный һәм камил көндәшлекне яклый, реклама өлкәсен үз күзәтүе астында тота, хакимиятләр һәм җирле үзидарәләр монополиягә каршы көрәш канунын бозмасын өчен кисәтә, һб.
Хокук яклаучылар белдерүенчә, Татарстан хезмәтенең төбәк үзенчәлекләрен күз алдында тоткан үзенә генә хас эш юнәлешләре дә булырга тиеш. Әмма Татарстандагы монополигә каршы көрәш хезмәткәрләре моның белән килешми. Ә хокук яклаучыларның, гомүмән алганда, тәкъдимнәре белән килешә.
Безгә файдасы тиячәк, диде әлеге хезмәт башлыгы урынбасары Евгений Костюшин. Кешеләр ышанычын яулау өчен халык белән күбрәк аралашырга кирәк, мәгълүмат чаралары белән дә уртак тел табу файдага гына булачак дигән сүзләрне ике як та куәтләде.
Хокук яклаучыларның тикшерү нәтиҗәләре һәм тәкъдимнәре әлеге хезмәт каршында оештырылган җәмәгать шурасына тапшырылачак. Әлбәттә, Татарстан үзенчәлекләре турында Мәскәү дә беләчәк. Чөнки Маковецкаяның тел төбеннән аңлашылганча, әлеге хезмәтнең бөтен Русиядәге идарәсе башлыгы Игорь Артемьев белән алар уртак тел тапкан инде. Тикшерү дә Мәскәү тәкъдиме белән Казан хокук яклау үзәге һәм “Правовед” кулланучылар хокукларын яклау оешмасы тарафыннан үткәрелде.
XS
SM
MD
LG