Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дипломлы муллалар һәм имамсыз мәчетләр


Татарстанның дин әһелләре Казандагы Русия ислам университетының 10 еллыгын зурлап бәйрәм итә.

Ислам университеты Русиядә дәүләт дипломы бирүче бердәнбер мөселман югары уку йорты булып тора. Биредә 22 илдән 400-гә якын студент белем ала.

Чәршәмбе “Казан” милли мәдәният үзәгендә бу университетның 10 еллыгына багышланган махсус конференция дә үткәрелде. Әлеге чараларда хөрмәтле кунак буларак Согуд Гарәбстанының Русиядәге вәкиле Али Хәсән Джафар, Катар дәүләтенең Русиядәге вәкиле Абдулла Мөхәммәд әль-Дербасти, Мәскәү ислам университеты ректоры Марат хәзрәт Мортазин һәм башка күп кенә илләрдән төрле вәкилләр катнашты.

Татарстан җитәкчелеге фикеренчә, бүгенге көндә Русия белән Ислам дөньясы арасындагы милли, мәдәни, сәяси, икътисади элемтәләрне ныгытучы белгечләр җитми. Русия ислам университеты беренче чиратта шундый белгечләр булдыру өстендә эшләргә тиеш, ди алар.

Согуд Гарәбстанының Русиядәге вәкиле Али Хәсән Джафар исә, Русиядә ислам нигезләрен өйрәтергә мөмкинлек биргән өчен ил башлыкларына рәхмәтләрен белдерә. Бүген исламны төрле начар гамәлләр белән бәйләп караучылар саны арта. Русия ислам университеты исә, халыкка диннең асылын аңларга ярдәм итә, ди ул.

Бәйрәм чаралары пәнҗешәмбе дә дәвам итә. Бу көнне Татарстанда “мөселман халыклары мәдәнияте” көне үткәрелде, Русия ислам икътисад һәм финанс үзәге ачылды. Моннан тыш пәнҗешәмбе гарәп илләре вәкилләре Русия ислам университеты җитәкчелеге белән бергә Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев белән очрашты. Соңрак алар “Татмедиа” агентлыгында матбугат очрашуы уздырды.

Биредә Төньяк Кавказ, Дагыстан ислам университеты җитәкчеләре күп вакытта Русия ислам университетыннан тәҗрибә алулары турында әйтте. Согуд Гарәбстан, Төркия вәкилләре исә биредә, Русиядә яңа гына аякка басып килгән ислам мәгарифенә һәрвакыт ярдәм итергә әзер булулары турында әйтте.

Русия ислам университеты ректоры Рафыйк Мөхәммәтшинны исә, бүгенге көндә Ислам университетын тәмамлаган белгечләрнең киләчәктә дин юлын сайламау мәсьәләсе борчый.

“Беренче карашка белгечләр әзерләү авыр түгел кебек. Ләкин бу бит әле социаль проблема да. Белгечләр җәмгыятькә ни дәрәҗәдә кирәк, киләчәктә алар эш таба алырмы? Татарстанда 1300 мәчет бар. Шуның 20% гына белемле имамнар белән тәэмин ителгән. Ягъни без укытканнарның күбесе мәчетләргә бармый. Чөнки эш хакы, торак урыны һәм башка проблемаларны кем хәл итергә тиеш? Диния нәзарәтенең дә бу эшләр белән шөгыльләнергә мөмкинлеге юк. Әлегә безнең җәмгыять үз имамнарын карап торуга әзер түгел”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Русия ислам университетының 10 еллыгын билгеләп үтү уңаеннан Казанда Русия ислам икътисад һәм финанс үзәге ачылды. Дөньяда финанс кризисы барган вакытта мондый үзәкнең ачылуы зур вакыйга, дип бәяли Мөхәммәтшин.

Бүгенге көндә Русиядә югары дәрәҗәдә ислам икътисады белән шөгыльләнүче белгечләр юк. Ләкин шул ук вакытта Русия төрле илләр икътисады белән элемтә урнаштырырга тырыша. Америка Кушма Штатлары көчләп тага торган тәртиптән дә читкә тайпылырга тиеш. Русиягә бүгенге көндә мөселман илләре белән дә актив элемтәдә тора. Дөньядагы финанс кризисы һичшиксез ислам илләре икътисадына йөз тотырга кирәклеген күрсәтте.

Без мөселман илләре белән хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез икән, белгечләр кирәк. Хәзер әле без мөселман илләренә нинди дә булса товар сата алабыз, алардан сатып алабыз, ләкин бу хезмәттәшлекнең башлангычы гына. Әгәр без аларның финанс һәм банк системасыннан да файдалансак яхшы булыр иде. Чынлыкта исә бу бик катлаулы әйбер. Чөнки алар үз акчаларын бары тик хәләл банк системаларына гына бирә ала. Биредә процентлардан табыш алу дигән әйбер юк. Русия финанс системасы әлегә бары тик процентларга гына корылган. Димәк, мөселман илләре белән ныклап хезмәттәшлек итергә телибез икән, ил икътисадын яңадан төзү кирәк. Бу шактый зур проблема. Бүген ачылачак ислам икътисад һәм финанс үзәге бу мәсьәләдә ярдәм итер дип ышанабыз”, ди Рафыйк Мөхәммәтшин.

Шулай итеп, читтән килгән белгечләр дә, Татарстан дин әһелләре дә Русия ислам университетының 10 еллык хезмәтен югары бәяли. Татарстан җитәкчелеге исә әлеге уку йортының эше белән шулай ук канәгать. Әмма алдагы 10 елда алар ислам университетынан нәтиҗәлерәк эш көтә.

XS
SM
MD
LG