Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:25

2008 елда Казанда әти-әнисен үтергән, яки яллап үтерткән 4 очрак теркәлде.

6 ноябрь көнне Идел буе районындагы Отар авылында 23 яшьлек Камил Нигъмәтҗанов әтисенең башына урындык, аннары чүкеч һәм пычак белән каты җәрәхәт ясый. Әтисе йөргән кызын ошатмыйча улына дәгъва белдергән. Җинаять булган вакытта әтисе дә, улы да исерек була.
Икенче җинаять 10 ноябрьдә Казан шәһәренең Карбышев урамында булган. 40 яшьлек Вадим Гайфуллин 60 яшьлек әтисе Ринатны үтерә. Вадим югары белемле инженер. Ул җинаять кылганда исерек була. Әтисе исә, зарланучан һәм сыкранучан холыклы кеше булган.
Шушы көннәрдә артиллерия хәрби мәктәбенең 38 яшьлек подполковнигына әти-әнисен үтертергә киллер яллаганы өчен 5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыкты. Ул шушы елның язында Пензада яшәүче әти-әниләрен үтертергә 350 мең сум акча вәгъдә итеп, киллер яллаган. Гомерен хәрби хезмәткә багышлаган әтисен һәм әнисен үтертеп, подполковник аларның фатирын сатарга һәм банктан алган кредит акчаларын түләргә план корган. Яраткан улларын Русия офицеры итеп үстергән гаилә башлыкларын бары тик ялланган үтерүченең милициягә мөрәҗәгать итүе генә коткарып калган. Агымдагы елның март аенда да моңа охшаш җинаять була. 16 яшьлек яшүсмер егет әнисен үтергән иде.

Нигмәтҗанов Камил ничек әтисен үтергәнен күрсәтә
Криминаль эшләр белән шөгыльләнүче прокурор Камил Даишев моңа кадәр мондый җинаятьләр еш очрамый иде ди. “Соңгы җинаятьләрнең икесенең дә нәкъ менә Идел буе районында теркәлүе әлеге район милиция хезмәткәрләренең кисәтү эшләрен начар алып баруыннан тора”.
Әмма шулай да, үтерүгә китергән сәбәп - җинаять кылучыларның аек булу-булмавында түгел, ә ата белән бала арасындагы аңлашылмаучанлыкларның озак еллар буе җыелып, үсеп һәм үстерелеп баруында, дип белдерде, үз карашын Камил Даишев.
Үзен дөньяга тудыручы кешене үтерү очракларының ешаюны психотерапевт Ринат Миназов тәрбиягә бәйле дип саный.
“Балалар болай гына әти-әнисен үтерә алмый. Гаиләдә әти-әни балаларны ничек тәрбияли, тормышта балалары шундый булып үсә. Димәк, бу гаиләдә кечкенә вакытта дөрес тәрбия бирелмәгән, яки әти-әнинең игътибары җитеп бетмәгән. Еш кына мондый гаиләләрдә мәхәббәт юк, ә җәзалар бик күп була. Әти-әнисе хәмер эчкән гаиләдә тәртипсезлек хөкем сөрә. Социаль факторлар, шулай ук телевидениенең зәһәр күренешләрне күрсәтүе дә тәэсир ясый. Түрәләргә бу хәлләрне үзгәртергә кирәк дигән сүзләр нәтиҗә бирмиячәк. Шуңа да, һәр кешегә үз гаиләсе эчендә тәртип урнаштырырга кирәк. Нәкъ менә ноябрьдә җинаятьләрнең артып китүе, яз һәм көз көне кеше организмында булган үзгәрешләр белән дә бәйле. Чөнки кешенең организмындагы даими кабатланучы, шул исәпле психик авырулар кискенләшә”, ди Ринат Миназов.
Әлеге эшнең икесе дә хәзерге вакытта Казан прокуратурасында тикшерелә.
“Ике очракта да Русия җинаятьләр кодексы 105 матдәсенең 1 бүлегенә нигезләнеп җинаять эше кузгатылды. Аларны 6-15 елга ирекләреннән мәхрүм итү җәзасы көтә”, ди Камил Даишев.
Дин әһелләре бу төр җинаятьне иң гөнаһлылардан дип саный.

“Безнең диндә үз әти-әнисен үтерүчегә хәтта җеназа да укылмый. Бу кешеләрне башка кешеләр белән бер зиратка күммәгәннәр дә. Әти-әнигә кул күтәрү – башка сыймаслык хәл. Бу инде дини, рухи тәрбиянең булмавыннан килә. Кешеләр үз әти-әниләрен хөрмәт итми, аннары аларның балалары да аларны санламый”, ди Казан шәһәре һәм Татарстанның үзәк районы казые Рөстәм Зиннуров
Әти-әнигә кул күтәрү – бу инде тәрбиянең җимешләре, ә орлыклары әти-әни тарафыннан гаиләдә чәчелә, дип тә өстәде ул.

Нинди генә заманча технологияләр белән тәэмин ителгән алдынгы дөньяда яшәсәк тә, гаилә әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләр, тәрбия кадими төсмердә булып калырга һәм дингә нигезләнергә тиеш дигән фикердә ул.

XS
SM
MD
LG