Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

Кризис вакытында Кремль бүлгән акчаларның озакка җитәчәге шикле. Милициягә социаль чуалышларны бастыруга йөкләмә бирелде.

Берничә ел дәвамында Русиядә рубль көчле булып икътисад үссә, дөньядгаы финанс кризис сәбәпле, хәзер русиялеләр каешларын кысарга мәҗбүр булачак.

Мәскәүлеләргә шәһәрдә 600 метрлы заманча бинаны күрү тиз генә насыйп булмас төсле. Бу бина төзелеше финанс кризис сәбәпле әлегә туктатылды. Гомумән, хәзер Русиядә күп кенә төзелешләр “туңдырыла”. Хәтта шактый акчалы “Газпром” ширкәте өчен Питербурда төзелергә тиешле 2 миллиард долларга исәпләнгән үзәк тә шундый язмышка дучар булды.

Кризисның әлегә хәтле русиялеләргә бик тәэсир итмәве күпләрнең шәхси - хосусый эшләре булмауга бәйле иде. Әмма гади халык инде соңгы атналарда мохтаҗлыкны сизә башлады һәм бу тиз арада социаль киеренкелеккә китерергә мөмкин.

“Кризисны халык әле соңгы 4 атнада генә сизә башлады. Хезмәт хакын ала алмаучылар, яки аны кимегән килеш алучылар яисә бөтенләй эштән азат ителүчеләр ике тапкырга артты. Бер атна элек бу хәлләр Русиядәге һәр гаиләнең бишенчесендә күзәтелде”, ди “Левада үзәге”ндә Русиядә тормыш дәрәҗәсен өйрәнүче белгеч Марина Красильникова.

Нефтькә кинәт бәя төшү рубльгә зур зыян салды. Октябрьдә икътисади үсеш бары 0, 6 процент кына булган. Бу узган ел белән чагыштырганда 10 тапкырга азрак.

КАМАЗ һәм ГАЗ кебек өре ширкәтләр дә ихтыяҗ булмау сәбәпле, җитештерүне 30% киметкән. Ике ширкәт тә инде шактый хезмәткәрне эштән азат итәчәген игълан итте.

Кремь илнең икътисадына ярдәм итү өчен төрле чаралар күрергә тырыша. Мисал өчен кризистан коткару өчен 180 миллиард доллар бүләчәге әйтелде. Русиянең халыкара резервлары аңа да карамастан әле акчага бай. Бүгенге көндә ул 449,9 млрд. доллар. Әмма алар тиз арада эри бара. Августа гына халыкара резервлар 600 млрд. долларга якын иде.

Мондый хәлдә хакимият социаль чуалышлар туарга мөмкинлеген аңлый. Президент Дмитрий Медведев бу айда хокук саклаучыларга кризис сәбәпле чуалышлар тудыручы һәрбер кешегә карата чаралар күрергә боерды. “Безнең ил тотрыклы һәм 1990 елдагы кебек вакытка кайтырга тиеш түгелбез”, диде ул.

Ун ел дәвамында барган икътисади үсеш Кремльгә сәяси тотрыклыкны сакларга һәм абруен үстерүгә ярдәм итте. Әмма 1998 елдагы финанс уңышсызлыкларны күпләр әле дә хәтерли. Ул вакытта халык урамнарга каршылык чараларына чыкты.

“Бу котылгысыз. Бер ширкәт эшчәнлеге күп әйберләргә бәйле. Һәм әгәр ул ябылса, яки бөлгенлеккә төшсә инде тулаем шәһәрләр тормыш итү өчен керемнәрен югалтачак. Ә кайвакыт керемнәрен генә түгел яшәү өчен кирәк булган хезмәтләрне дә, чөнки ширкәт эш бирүдән тыш, әле шәһәрне җылылык, ут белән дә тәэмин итә”, диде Мәскәүдәге Карнеги үзәге сәяси белгече Николай Петров.

Оппозиция партияләренең бик аз һәм таркау булуы сәбәпле, финанс кризисның Кремльгә ниндидер куркыныч тудыруы шикле. Әмма Красильникова әйтүенчә, ул хәзерге режимның абруена зыян сала.

“Соңгы вакытта Русиядәге барлык катламнарның керемнәре үсә барды һәм хакимият белән халык арасында социаль килешү барлыкка килде. Кризис бу килешүне боза һәм инде урнашкан тәртип алмашына”, диде ул.

Социаль хәленә куркыныч янаган халыкның тик кенә утырмавын - урамга каршылык чараларына чыгуын инде элекке еллардан ук күрдек. Мисал өчен, 2005 елны ташламаларны акчага алмаштыру реформалары вакытында салкыннарга карамастан, атна буе урамнарда каршылык чаралары барды.

Ай башында Медведев һәм башка җитәкчеләр алдында чыгыш ясап Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев эшсезләрнең саны артуы сәбәпле, Русиядә хезмәт куючы мигрантларга һөҗүмнәр күбәергә мөмкин дип кисәтте.

Русиядә соңгы вакытта болай да милли һәм дини күрәалмаучанлык нигезендәге җинаятьләр саны үсте, финанс авырлыклар моны тагын да кискенәйтергә мөмкин.

Кремль тарафлы яшьләр дә мигрантлар Русия ватандашларының эш урыннарын ала дип саный.

“Rатлаулы вәзгыятьтә беренче чиратта үзебезнең эшчеләрне кайгыртырга тиешбез. Аларның хезмәт хаклары һәм эш урыннары турында уйларга кирәк. Чит илгә акчалар җибәрү, мигрантларга хезмәт хакы түләү бик үк дөрес түгел. Без Федераль миграция хезмәте белән бергә мигрантлар күпләп эшләүче төзелешләрне тикшерергә әзербез”, ди “Яшь гвардия” хәрәкәте җитәкчесе урынбасары Андрей Татаринов.

XS
SM
MD
LG