Accessibility links

Әниләргә хөрмәт сүздә генә


30 ноябрь - Әниләр көне якынлаша башлагач, аларга игътибар да бермә-бер артты сыман. Әмма проблемалар чигенмәде.

Бу көннәрдә әниләрне чәй өстәле янында сыйлау, телевидениедә үткәрелгән бәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру, күп балалы әниләрне бергә җыеп аларга татар көйләре тыңлату кебек чаралар үтә.

“Бу көнне җыеп аш мәҗлесе уздыру, яисә президент дәрәҗәсендә аларга матур рәхмәт сүзе әйтү генә җитми бит. Әниләргә игътибар һәр көнне булырга тиеш. Әле яңа гына ата-аналар конференциясе үткәрдек. Шунда республиканың аналар оешмасы рәисе Рәйсә Усманова: “Безгә әнкәйләрне елга бер тапкыр гына искә алырга түгел, ә Русия күләмендә әниләр бишеллыгын игълан итергә кирәк”, ди.
Бәлки, чыннан да шулайдыр. Шушы биш ел дәвамында бөтен игътибарны шуңа юнәлтсәк, демографик проблемалар да үзеннән-үзе чишелер иде. Яшьләрне ватанпәрвар итеп тәрбияләүдә, җәмгыятне әһлакый савыктыруда, үзләренең хатыннарына кул суза, аларны дөмбәсли торган ирләрне тәрбияләүдә дә хәлиткеч адым булыр иде”, ди “Әнием-Мама” шәфкать фонды вице-президенты, журналист Хәлим Гайнуллин.
Бу фонд үзе әниләр көне алдыннан Казан шәһәрендәге мәктәпләрнең укытучылары, ата-аналар комитетлары җитәкчеләре, күп балалы әниләр катнашында конференция үткәрде. Анда сүз гаилә, мәктәп, җәмәгатьчелекнең үсеп килүче буынга тәрбия, белем бирү юллары һәм проблемалар турында барды. Бу чарада тәмле ризыклар, җыр- бию дә мулдан булган.
Хәлим Гайнуллин
“Без үткәргән чараларда, беренче чиратта, аналар үзләренең гаиләләре, балалары белән горурланса, икенче яктан, гозерләре, зар-интизарлары да җитәрлек. Күбесе фатирларын яхшырта алмый. Минем белүемчә, 6-7 кеше торган бер бүлмәдә, дүрт дивар арасында тәрбияләп, 2-3 катлы ятакларда балаларын йоклатып яшәүчеләр дә байтак”.
Хәлим Гайнуллин сүзләренчә, тормыш авырлыгы, хакимиятләрнең битарафлыгы күп балалы аналарны берләштерә. Әгәр берәр җитәкче янына барырга кирәк булса, алар “атакага” күмәкләшеп әзерләнә. Чөнки аналарда үз балаларын саклау инстинкты бик көчле. Фатир сорарга, субсидия, ташламалар өчен аларга шактый күп йөрергә, түрә бүлмәсе ишеге төбендә күп утырырга туры килә.
“Әнием-Мама” шәфкать фонды да үз чиратында хәлләре бигрәк тә авыр булганнарга ярдәм итү йөзеннән төрле хатлар юллый.
“Кайбер мәсьәләләр буенча, мисал өчен торак мәсьәләсендә, без үзебезнең республикада гына түгел, ә Русия җитәкчеләренә- Путинга, Медведевка адресланган хатлар, гаризалар, төрле мөрәҗәгатьләр бар. Ләкин аларның күбесе сүз боткасы белән тәмамлана”, ди Хәлим Гайнуллин.
Нинди дә булса мәсьәләне хәл итүнең ничек кыен икәнлеген үз башына төшкән генә яхшы аңлыйдыр. Бер ишектән икенчесенә кагылып тәмам хәлләре беткәч, өметләре өзелгәннәр дә аз түгел, мөгаен.
“Без әле һаман да тоталитар режим шартларында кебек яшибез дип әйтер идем мин. Аналарның социаль статусын күтәрү буенча күпме генә карарлар, указлар чыкса да, аларның берсе дә тиешенчә үтәлми. Ни кызганыч, хөрмәт сүздә генә күренә.
Хәзер Русиядә демографик хәл бик кискенләште дип сөйлибез. Ләкин шушы хәлне савыктыру өчен радикал чаралар күрелми бит. 250 мең сум акча дип вәгъдә иттеләр. Шул ук вакытта ниндидер бер шартлар белән ул акча чикләнеп тә куелды. Ул акчалар укуга яки торак шартларны гына яхшыртырга тотылырга мөмкин. Аны алу-алмау да җир белән күк арасында кебек.
Русиядә “Ана даны” дигән орден-медальләр булдырылды. Ләкин шушы орден-медальләргә ия булган аналар тиешле ташламалардан да файдалана алмый”, ди Хәлим Гайнуллин.
XS
SM
MD
LG