Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:43

Бу санда “Безнең гәҗит” яңа “Җан авазы” дип аталаган сәхифә тәкъдим итә.

Биредә ачыргаланып язылган күңел әрнүләре, бюрократия җәфалары, түрәләрнең башбаштаклыклары турындагы укучылар хатлары урын алачак. Сәхифәдә урын алган беренче мәкалә “Яхшылыкны яманлык көтә…” дип атала. Монда танышлары, дус-ишләре, туганнары банктан акча алганда, үз өсләренә җаваплылык йөкләнгән кешеләр белән туган күңелсез бер хәл тасвирланган.

Казанда яшәүче Наилә Наумова банктан акча алган була. Әмма ханым банктан алынган әҗәтен кире кайтармый. “Банк иминиятен саклаучы хезмәткәрләр Наумова ханымның алдакчы икәнлеген белеп алгач, җаваплылык йөкләнгән иптәшләргә (поручительләргә) - дәүләт оешмасында бухгалтер булып эшләүче Галина Жуковага һәм “Шатура” мебельләр кибете директоры Батманов иптәшкә “һөҗүм”гә күчә. Беренче чиратка дәүләт оешмасында 5 мең сум хезмәт хакы алып эшләүче Галина Жукова килеп баса. Чөнки шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән Батманов иптәштә кеше өчен әҗәт түләрлек акча каян килсен, ди.

Ә менә Галина ханым, үзенең беркатлылыгы аркасында, Наилә Наумованың ссудасын түләргә мәҗбүр була. Көн саен банк иминиятен саклаучыларның шалтыратуларына түзә алмыйча, банкка барып 40% кайтару йөкләмәсе белән 18 айда кире кайтарырга дип, үз өстенә ссуда алган һәм ай саен 3200 сум түләп барырга мәҗбүр була. Шулай итеп, балаларча беркатлы ышануы сәбәпле, Галина ханым Наилә Наумованың кредитын гына түгел, үзе өчен дә икеләтә түли”, дип язылган газетада.

“Оптимизация”. Балтач рецепты

Мәкалә авторы Рәмис Латыйпов Казан-Балтач арасын урап кайтып, райондагы Алсу исемле бер укытучының эштән куылып, мәктәп җитәкчелеге белән мәхкәмәләшеп йөрүе хакында яза. Бер карасаң, укытучының эштән куылуында әллә ни юк та кебек. Чөнки бөтен республика мәктәпләрендә оптимизация бара бит. Әмма бу куылуның оптимизациягә бернинди катнашы юклыгы ачыкла.

“Мәктәп директоры артында кемнәр торганын Балтачта яхшы беләләр. Шуңа да артында бернинди терәге булмаган гади бер укытучының үз хокукларын яклавын мин батырлык дип саныйм. Ул артыңда терәгең булмаса да, законнарга таянып үз хокукларыңны якларга мөмкин икәнлеген исбатлаган. Дөрес, безнең җитәкчеләрнең сүзләре кыска, йодрыклары каты.

“Прецедент булмасын” дигән принциптан чыгып булса да, Алсуны эшеннән алырга тырышачаклар. Чөнки ул эшенә генә кайтып калмаган, куылган көннәре өчен хезмәт хакын түләтүгә дә, әхлакый зыян өчен компенсация алуга да ирешкән. Монысы инде түрәләр өчен бөтенләй башка сыймаслык хәл. Чөнки калган куылганнар, “кумасалар ярар идее” дип куркып торганнар шушы рәвешчә үзләрен якларга керешсәме?! Безнең күпчелек түрәләрнең авторитетлары бары куркытуга гына корылган бит. Сүзләрен сүз итмәүдән уттай курыккандай курка алар”, ди автор Рәмис Латыйпов.

Табиб кулында кеше язмышы

“Гыйбрәт ал” сәхифәсендә урын алган бу хатны Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яшәүче Резидә Туктиева язып җибәргән. Хатта Резидә ханым табибларның үз эшенә салкын мөнәсәбәт күрсәткәнлектән, әтисенең үлеме турында яза.
Әтисенең кинәт кан басымы күтәрелгәч, Резидә Туктиева авыл шәфкать туташын чакырта. Тиз арада беренче ярдәм күрсәтелә. Ләкин ул гына да аз, система куярга кирәк була. Җирле хастаханә табибын чакырталар. Табиб исә: “Үзегез килегез, әле кичә генә күрдем, әйбәт иде бит”, дип шап иттереп телефон трубкасын куя.

“Әни икенче кат шалтыратты, әмма җавап һаман шул ук. Нигә соң ул чакта “Ашыгыч ярдәм” машинасы, нәрсәгә ул табиблар? Нигә килмәскә, антыгыз, мәрхәмәтегез кайда соң сезнең? Мал табибы да бер әйтүгә килеп җитә, ә монда кеше язмышы хәл ителә!

“Табибларны чакырып, көтеп аргач, югары кан басымы белән больницага үзебез барырга булдык. Бардык. Система җиһазларын әзерләп көтеп торасы урынга, буш кара чемоданнарында кан басымы үлчи торган җиһаз белән каршы алдылар. Табиблар тыз-быз чабышырга тотынды, чөнки әтиемнең башы әйләнеп ауды. Баш табиб Равил Арун улы Мөхәммәдъяров әни белән абый өстенә кычкырырга тотынды:

- Ясалма сулыш ясагыз! Укол кадагыз!

Ә кем соң баш табиб?! Кем ярдәм итәргә тиеш? Әтием беләгендәге укол эзләрен язсам, ис китәрлек...

Табибларның үз эшләренә салкын мөнәсәбәт булганга, әтием җан бирде. Без туганнары сез табибларны кичерә алмыйбыз. Без кичермәгәч, Аллаһы Тәгалә кичерәме?!”, дип әрнеп яза Резидә Туктиева.
XS
SM
MD
LG