Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морозов: "Фиркә кризис булган җирдә"


Олег Морозов һәм Чаллы мэры Илдар Халиков
Олег Морозов һәм Чаллы мэры Илдар Халиков

27 ноябрьдә Чаллыга “Бердәм Русия” вәкиле Олег Морозов килде. Ул шәһәр башлыклары, журналистлар белән кризис хакында сөйләште.

Үзенең чыгышында, эшмәкәрләр һәм сәүдәгәрләр хәзер чит илдә эшләнгән товарларга караганда, Русиядә җитештерелгәненә игътибар бирергә тиеш, диде Олег Морозов.

“Бердәм Русия” фиркәсе активистларының берсе буларак ул: “Фиркә кризис булган җирдә”, дигән өндәмәсен әйтте. Ул шулай ук, 1990 еллардагы болгавыр замана, 1998 еллардагы дефолт Русиягә янамый, бары кризис кына булачак, диде.

“Кризис белән бәйле рәвештә якын арада эшсезләр саны артачак. Базар шартларында кризис котылгысыз нәрсә. Шул кризисны җиңеләйтү сәясәтен алып бару зарур”, диде Морозов.

Аның фикеренчә, Русиядә кризис югары ноктасына җитмәгән әле. Шушындый вакытта “Бердәм Русия” фиркәсе куак астына качмады, дип белдерде Морозов.

XS
SM
MD
LG