Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югалсам да, көт син мине!(29) Татарстан - Украина - Үзбәкстан


Эзләүләнүнең берсе Кайбыч якларына юл алган.

“Жди меня” тапшыруының Казандагы вәкиле Илгизәр Шәрәфетдинов алып килгән хатларның берсе Украинадан иде. Хат язучы Вячеслав Викторович Калиниченко үзенең дусты, классташы Наил Митхун улы Сәйфетдиновны эзли. Ул 1976 елда туган. Илгизәр Шәрәфетдинов Казанда Наиль Мирҗан улы Сәйфетдиновны эзләп таба. Аның фаразына күрә, Наиль Мирҗан улы Наил Митхун улыныкы белән туры килә. Аерма тик аталарының исемендә генә.
“Калиниченко Вячеслав дусты Наил Сәйфутдинов белән Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә 20-нче санлы мәктәптә бергә укыган, бер урамда торганнар. Әмма 1993 елда Вячеслав Алмалык шәһәреннән Украинага Днепропетровскига яшәргә китә. Соңрак Вячеславка Наилнең Казанга күчеп китүе билгеле була. Бу 3 ел элек язылган хат”, ди Илгизәр Шәрәфетдинов.
Наил Мирҗан улы Сәйфетдинов Казандагы “Тасма” ширкәтенә караган йортларның берсендә- Батыршина урамындагы 25-нче йортта яши. Ул да 1976 елда Үзбәкстанның Алмалык шәһәрендә туган.
Рәхилә Хәбибуллина бабасы Хатипның гаиләсен эзли
Рәхилә Сабир кызы Хәбибуллинаның балалалары үскән, оныклары да бар. Оныкларын үзе үскән гаилә белән таныштырасы, үзенең туганнары, бабалары нинди тамырдан һәм аларның нинди кешеләр булуын белдерәсе килә. Хатны ул Үзбәкстаннан язган.
“Минем әнием үзенең туганнарын бик озак эзләде, әмма тапмыйча вафат булды. Аларның гаиләсен кулак дип, мал-мөлкәтен тартып алып, 1927 елда гаиләсе белән Үзбәкстанга алып киткәннәр. Аларның гаиләсендә 8 яшьлек кыз Миңлегөлсем дә була.
50 елдан соң, 1974 елда әнием Миңнегөлсем үзе туып-үскән Кайбыч авылын, анда яшәгән, әнине белгән кешеләрне тапкан иде. Кибетче булып эшләгән ахирәте Рәшидә апа да инде дөнья куйган икән.
Аңа Кайбычта әнине кемдер эзләгәнен әйткәннәр. Шунлыктан ул Кайбычтагы Барый исемле бабайга үзенең Үзбәкстан адресларын да калдырып киткән булган. Ләкин күпмедер вакыттан соң, Барый бабай да үлгән һәм әнинең Үзбәкстандагы адресы югалган. Әнием үзе 1990 елда яман шеш авыруыннан вафат булды.
Мин хәзер үзем генә калдым. Безнең гаиләдән, бәлки, берәр кеше исәндер, чөнки шулкадәр зур гаиләне тамыры белән бетерү мөмкин түгелдер дип уйлыйм”.
Миңнегөлсем Хатип мулла гаиләсендә туган. Татарстанның Апас районында урнашкан Зур Кайбыч авылындагы балалар йортында тәрбияләнгәндә аны шул исем буенча Хатипова дип йөрткәннәр. Аның белән бер кулы зәгыйфь апасы да булган. Ә кияүләре агачтан йорт җиһазы ясаган.
“Әни үскән йортта хәзер районның хәрби комиссариаты урнашкан. Шулай ук авылдагы коены да бабабыз хакына “Изге кое” дип атаганнар. Мин болар турында әнием сөйләвеннән хәтерлим. Аның исеме Миңнегөлсем иде”, дип Рәхилә Хәбибуллина “Жди меня “тапшыруына туганнарын табуны үтенеп хат язган.
Илгизәр Шәрәфетдинов эзләнүләре нәтиҗәсендә, 1927 елда Кайбычта 3 мулла яшәгән була. Аларның икесе: Мөстәкимов (Җаббаров) Шакир Җаббар улы – (якынча 1860 елларда туган) һәм аның улы Мөстәкимов Кәрим (1884 елның 13 маенда туган) билгеле.
Татарстанның сәяси репрессия корбаннары исемлеге тупланган китапта Кәрим Мөстәкимов 1929 елда кулга алынып, 1930 елның 10 февралендә Казанда атып үтерелгән дип язылган. 1995 елда ул аклана.
Илгизәр Шәрәфетдинов бу мәгълүматны Мәскәүгә, “Жди меня” тапшыруның алып баручыларына җибәргән. Һәм Кәрим Мөстәкимовнең 7 кешелек гаиләсе турында ачыклык кертүне үтенгән. Чөнки яше буенча ул Рәхилә Сабир кызының бабасы булуы да мөмкин, дип уйлый.
XS
SM
MD
LG