Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 19:47

Әниләргә мәдхия җырладылар


Башкортстанда әниләр көненә багышланган бик күп чаралар үтә.

Барлык районнарда һәм шәһәрләрдә шушы бәйрәм уңаеннан күп балалы әниләрне котлау, аларга бүләкләр тапшыру һәм концертлар күрсәтү оештырыла. Төрле хезмәт коллективларында ветеран әниләрне чакырып чәй мәҗлесләре дә уздыралар.

Ә республика күләмендәге иң зур бәйрәм чарасы җомга көнне Уфадагы “Конгресс-холл” бинасында үтте. Анда республиканың югары җитәкчеләре дә катнашты. Президент Мортаза Рәхимов анда чыгыш ясап, әниләрне шушы матур бәйрәм белән котлады һәм тугыз, аннан да күбрәк балалары булган 3 гаиләгә өр-яңа “Газель” микроавтобуслары ачкычларын тапшырды. Бәйрәм кичәсе республика сәхнә йолдызларының зур концерты белән дәвам итте.

Алдагы ике көндә дә әниләр бәйрәме уңаеннан төрле мәдәни чаралар оештырыла.

XS
SM
MD
LG