Accessibility links

Кайнар хәбәр

Саакашвили сугыш турында карарларын яклый


Грузия президенты Михаил Саакашвили Русия белән сугышка китергән карарларын яклап, Мәскәүне тагын бер мәртәбә хөкем итте.

Саакашвили сугыш сәбәпләрен һәм сугышның ничек алып барылуын тикшерүче парламент комитетында шәһадәтлек кылды.

Президент Тифлиснең 7 августта Көньяк Осетиягә һөҗүм итү карары Русиянең төбәккә гаскәр кертүенә җавап булды диде.

Ул шулай ук Грузия бу һөҗүмне башлау өчен беректәшләреннән хуплау алуны кирәк санамады диде.
XS
SM
MD
LG